Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда Янды авылы янында кораллы бәрелеш булды


Чечняның Ачхой-Мартан районында иртән кораллы бәрелеш булды. “Интерфакс” тәртип саклау оешмаларына таянып, Янды авылы янында эчке эшләр министрлыгы хәрбиләре кораллы сугышчылар төркеменә юлыккан, дип хәбәр итә.

Хәрбиләр артиллериядән аткан. Хәрбиләр ягыннан һәлак булучылар юк, дип белдерелә. Кораллы сугышчылар арасыннан үлүчеләр булу-булмау турында әйтелми. Хәрби операция дәвам итә.
XS
SM
MD
LG