Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда тагын бер атом-төш галиме үтерелде


Бомба һөҗүмендә Иранның атом-төш галиме үтерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Тәһранда көпә-көндез бомба шартлап Иранның атом-төш өлкәсендә эшләүче тагын бер галиме Мостафа Әхмәдирушанны үтерде.

Иран киңкүләм хәбәр агентлыклары атом технологияләре өлкәсендә эшләүче галим Тәһран урамы буйлап машинада барганда аңа мотоцикллы ике кешенең һөҗүм итүен белдерә. Алар машинага магнитлы бомба ябыштырып тиз генә китеп барган. Берничә секундтан бомба шартлап галим Мостафа Әхмәдирушанны үтергән, аның белән машинада булган ике кешене яралаган.

Мостафа Әхмәдирушан
Мостафа Әхмәдирушан
Фарс хәбәр агентлыгы белдерүенчә, 32 яшьлек галим Иранның Исфаһан шәһәре янындагы Натанц атом корылмасында уран баету бүлеген җитәкләгән булган.

Тәһран шәһәр башлыгы урынбасары Сәфәргали Баратлу бу һөҗүм өчен Израилне гаепләде. Ул журналистларга “бу элек башка галимнәрне үтерүдә кулланылган кебек үк магнитлы бомба булган һәм бу сионистлар эше", диде.

Иран еш кына Израил белән Кушма Штатларны Тәһранның атом эшчәнлеген зәгыйфьләндерү өчен аның атом галимнәрен үтерүдә гаепләп килә. Әмма бу илләр әлеге гаепләүне кире кага.

Иранда 2010 елдан башлап инде барлыгы дүрт галим үтерелде.

2011 елның июлендә Тәһранда үз кызының балалар бакчасы янында бер студент атып үтерелде. Аңа да мотоцикллы кеше һөҗүм итте. Әмма ул студент исеме нәкъ башка бер галимнең исеме белән туры килү сәбәпле ялгыш үтерелгәнгә охшый.

Фәрәйдун Габбаси Давани
Фәрәйдун Габбаси Давани
2010 елның ноябрендә бер-бер артлы шартлаган бомбалар бер атом галимен үтерде һәм тагын берсен яралады. Яраланган галим Фәрайдун Габбаси Давани соңрак Иран атом идарәсенең җитәкчесе итеп билгеләнде.

2010 елның гыйнварында бомба шартлап Тәһран университетының өлкән физика профессорын үтерде.

Бу үтерүләр Тәһран БМО таләпләренә буйсынмыйча уран баету эшчәнлеген дәвам иткәндә халыкара киеренкелек арта барган чорга туры килә. БМО Тәһран баетылган уранны атом коралы ясауда кулланырга мөмкин дип борчыла.

Бу атнада БМОның Халыкара атом энергия идарәсе Иран үзенең Ком шәһәре янында, күптән түгел генә мәгълүм булган яшерен Фордоу корылмасында уранны 20 процентка кадәр баету эшенә керешкән дип белдерде.

20 процентка кадәр баету атом ягулыгы өчен зарур дүрт проценттан инде шактый югары. Шул ук вакытта атом коралы өчен зарур 90 процентлы баетудан бик нык түбән.

Кушма Штатлар һәм аның беректәшләре Иран үзенең атом програмын атом коралы ясау өчен куллана дип шикләнә. Шул сәбәпле күптән түгел АКШ һәм Европа берлеге Иранга карата өстәмә чикләүләр кертте.

Тәһран исә үз атом програмының бары тик тыныч максатта гына эшләвен белдерә.

9 гыйнварда Иранның югары рухи җитәкчесе аятула Али Хаменеи, Көнбатышның яңа чикләүләре Тәһранның атом эшчәнлегендәге юнәлешенә тәэсир итмәячәк, диде.
XS
SM
MD
LG