Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прохоров Казанда сайлаучылар белән очрашты


Михаил Прохоров Азатлыкның Мәскәү студиясендә
Михаил Прохоров Азатлыкның Мәскәү студиясендә
Русия президенты урынына дәгъва иткән эшкуар Михаил Прохоров бүген Казанда сайлауалды очрашуларын оештырды.

Аның сүзләренә караганда, берничә елдан Татарстан күрше төбәкләрне үзенә кушарга теләгән югары дәрәҗәдә үсеш алган регионга әйләнергә мөмкин. Прохоров үзенең сайлауалды программасында Русия төбәкләрен эреләтүне алга сөрә. Әмма намзәт бу карарны президент түгел, ә референдум юлы белән халык үзе хәл итәргә тиеш, дип саный.

Прохоров белән очрашу Казанда «Корстон» кунакханәсендә узды. Намзәткә сорау бирергә теләүчеләр микрофоннарга озын чиратларга тезелде. Ул президент булып сайланса беренче чиратта кабул итәчәк 10 карары турында әйтте.

Алар арасында бердәм дәүләт имтиханын һәм мәҗбүри хәрби хезмәтне гамәлдән чыгару турындагы сүзләр залда озын алкышларга сәбәп булды, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG