Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаик Таҗиев: "Путин Чаллыга 90-95% тавыш җыю максаты белән килде"


Путин Чаллыда 2 миллионынчы КАМАЗ машинасына имзасын куя, 15 февраль 2012
Путин Чаллыда 2 миллионынчы КАМАЗ машинасына имзасын куя, 15 февраль 2012

15 февральдә Русия премьер-министры Владимир Путин Чаллыга дүртенче тапкыр килде. Аның алдагы сәфәрләре Камаз, Русия автомобиль сәнагәте белән бәйле иде. Путинның бүгенге килүе дә бу ширкәт белән кагылышлы булып, ул анда 2 миллионынчы машина чыгару тантанасында катнашты. Белгечләр аның килүен күбрәк сайлау алды кампаниясе белән бәйли.


“Путин Татарстанга акча алып килә” – әлеге фикерне иртәнге якта ук эшкә баручыларның, транспорт көтеп торучыларның үзара сөйләшүләреннән ишетергә мөмкин иде. Шул ук иртәнге якта без Чаллының 40нчы бистәсендәге газет киоскында Путин килүенә багышланган язмалар белән кызыксындык. “Путин килүе хакында язган газетлар әлегә юк. Аның нигә килүе болай да билгеле. Ул килә. Аннан акча сорыйлар, ул бирә. Бу акчаларга заводлар төзисез...” дигән җавапны ишеттек. Олы яшьтәге бу апаның урысча, төксе итеп, “заводы построите...” дигән сүзләре гаҗәпләндерде. Ни өчен “төзербез”, дими, “төзерсез”, ди. Апаның чыраенда Путинның Татарстанга, ягъни татарларга акча алып килүенә зур ризасызлык галәмәте күренде. Югыйсә, Путинның Татарстанга акча алып килүе хакында язмалар да күренмәде.

Бу уңайдан Русия дәүләт думасы рәисе урынбасары Олег Морозовның 3 февраль көнне Чаллыда булуын искә алырга кирәк. Морозов әфәнде күпсанлы Чаллы журналистлары алдында федераль казнадан Татарстан, Чаллы, Алабуга өчен унлаган миллиард сум акча бирелүен, бу мәсьәләдә үзенең, Путинның өлеше зур булуын тәфсилләп сөйләгән иде. Урыс матбугаты бу хакта Мәскәүдән Татарстанга акча агыла дигән фикер белән Морозов сүзләрен бәян итте. Ә Морозов әфәнде үз чыгышында Татарстаннан Мәскәүгә киткән салым акчаларына зур игътибар бирмәде. Халыкта шундый фикер туды шикелле: Мәскәү Чаллыны, Казанны ашатып ята икән. Вазгыятьне шулай аңлаган кешеләргә Морозовтан соң Путинның килүе тагын акча алып килү булып аңлашылгандыр.

Камазда эшләүчеләр дәшми. Урам тулы ФСБ, полиция кешеләре

Камазда Сергей Когогин генераль директор булганнан бирле серлелек, мәгълүмат алу кыенлыгы сизелә. Соңгы ике көндә без Камазда эшләүчеләр белән элемтәгә керә алсак та, сорауларга җавап ала алмадык. Шулай да соңгы берничә көндә Чаллы урамнарының, Камаз ширкәтенең ФСБ, полиция кешеләре белән тулы булуы, Путин буласы ширкәтне берничә атна дәвамында тәртипкә китерүләрен халык гадәти күренеш дип кабул итте. Бу сәфәр алдыннан матбугатта кайбер язмалар да күренде.

“Шәймиев – Путинның ышанычлысы. Димәк, Путин Татарстанны 4 март сайлавында таянырлык төбәк дип саный. Камазга килеп, Русиядә автомобиль сәнәгатендә эшләүче йөзләгән мең кешегә хәбәр сала”, диелә язманың бер өлешендә. Шушында ук “Кама-Тракс” ширкәте җитәкчесе Леонид Штенберг мондый фикер әйтә: “Путин КамАЗга акча белән булышты, аның аша дәүләт заказлары булды. Хәзер кертелгән акчаларның нәтиҗәсен карый. Кешеләр аңа рәхмәт әйтергә тиешләр”.

Тагын бер фикер. Аның Чаллыда идарә институты профессоры Елена Машкова әйтә: “Путин Чаллы кебек яхшы мәйданны үз агитациясендә актив куллана. Чаллы Русиядә уникаль шәһәр. Ике миллионынчы Камаз чыгу – мәгълүмат тарату өчен менә дигән сәбәп”, ди Машкова.

Камаз матбугаты язмасында Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтүче төбәк шифаханәсе төзелү, аңа 119 миллион доллар акча тотылачагы да әйтелә.

Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев Путин сәфәре буенча, төп игътибарны татар өчен ниләр эшләгән кеше килүенә юнәлтергә кирәк, дип саный.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев
“Путин Татарстанга еш килә. Казанның меңъеллыгына да килгән иде. Нәкъ ул президент вакытта Татарстан Конституциясен үзгәрттерде. Әлбәттә, үзе турыдан-туры кушып түгел. Прокуратура аша. Татар мәктәпләрен гамәлдән чыгару да Путин сәясәте белән бәйле. Соңрак мәктәпләрдән милли компонентларны да алдырды. Үзе түгел, Фурсенко, Артишенко фамилияләре чиновниклар аша. Федераль канунны да Путин раслады. Нәкъ шуңа таянып, чынбарлыкта татар балаларын ана телендә укыту тукталды.

Бу юлы Путинның ник килгәнен белү авыр түгел, чөнки ул үз позициясен “Независимая газета”да бастырган “Национальный вопрос” язмасында тулаем ачып салды. Анда ул боргалый-сыргалый Русиянең урысларныкы икәнен, бөтен халыкларның да урыс мәдәнияте өстенлеге астында яшәвен сөрә. Янәсе, дин укытуны мәктәпләргә кертергә, армиядә поплар штатын кертергә. Чиркәүгә ярдәм итәргә. Бу Русия Конституциясенә каршы килә. Татарстан җитәкчелеге бүген татар халкы мәнфәгатен якламый, чөнки Путин аларга милләткә таянуны тыя. Ә үзе урыс милләте кодын безгә дә тыкмакчы була.

Татарстанга, минемчә, ул үзен сайлаганда 90-95% тавыш бирдертү максаты белән килә. Ә республика чиновниклары үз милекләрен саклар өчен аңа ялагайлануны зирәклек дип саный күрәсең. Янәсе, универсиада объектларын төзергә акча бирә. Мин, шәхсән, татарларның Путин өчен тавыш бирүенә җирлек юк дип саныйм. Ул безнең милләтне урыслаштыру өчен бүген барысын да эшли. Ул безнең республика җитәкчеләренә таянып татар телен бетерә.

Әлбәттә, һәркемнең үз фикере. Фикере булган кеше безнең башлыкларны үзенеке дип саный ала микән. Путин урыс халкы президенты булган очракта да, аны татарныкы да дип санап булмый. Бу аның газетта чыккан язмасында күренә. Ул безнең исемне “урыс татарлары” дип үзгәртмәкче. Янәсе, үзбилгеләнү Советлар берлеге вакытындагы уйдырма булып чыга, ә милләтләрнең аерылып чыгу хокукы БМО 1966 елның 19 декабрендә кабул иткән халыкара пактында ачык язылган. Безнең суверенлык дауларга туры хокукыбыз бар. Әмма Татарстанның һәм бүгенге җитәкчелеге моңа сәләтсез”, диде бүген Фаик Таҗиев.

Путин Камазга килер алдыннан берничә көн кала автомобиль ширкәтендә эшләүчеләргә кисәтү ясалган. Бу көнне аларга гадәттәгечә пыяла савытларда, термосларда төшке аш алып килүне тыйганнар. Акчалары җитмәгәнлектән, шушы юл белән өйдән алып килеп ашаучыларга Путин килгән көнне коры-сары белән чикләнергә тәкъдим ителгән. Бу хәбәр күпме дөрес, ширкәттәге ашханәдән белеп булмады. Андагы телефоннан җавап бирүче юк иде.
XS
SM
MD
LG