Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сайлавының беренчел нәтиҗәләре: 64% тавыш белән алда Путин бара


Русия Үзәк сайлау комиссиясе президент сайлавының беренчел нәтиҗәләрен игълан итүен дәвам итә. Илдәге бар бюллетеньнәрнең 99 проценты исәпләнгәндә нәтиҗәләр мондый иде.

Владимир Жириновский 6,2 % тирәсе, Геннадий Зюганов 17%, Сергей Миронов 3,8%, Михаил Прохоров 7,77% һәм Владимир Путин 63,8% тавышка ия иделәр.

Сайлау вакытында күпләгән канун бозулар турында хәбәр ителде. Аерым алганда, сайлау бүлекләренә кешеләрне автобусларга төяп күпләп китергәннәр, “карусель” – бер үк кешеләрнең берничә тапкыр сайлавы да ачыкланган, башка бүлектә сайлау мөмкинлеге бирүче кәгазьләр дә җитешмәгән. Күзәтүчеләрне сайлау бүлекләреннән куып чыгару очраклары теркәлү дә хәбәр ителде.

Үзәк сайлау комиссиясе, бары тик 86 гына шикаять килде, дип әйтә. “Голос” ассоциациясе өч меңнән артык канун бозу турында белдерә.

Сайлауда катнашу якынча 64% иде дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG