Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сайлаучылар лигасы” президент сайлауны легитим түгел дип саный


“Сайлаучылар лигасы” 4 мартта Русиядә үткән президент сайлауны легитим түгел дип саный. Лига бүген игълан иткән меморандумда күпләгән хәрәмләшүләргә күрә сайлау нәтиҗәләре дөрес дип табыла алмый дип белдерелә.

Белдерүдә сайлау гадел булмады диелә. Намзәтләр исемлеге төзелгәндә билгеле сәясәтчеләрне төшереп калдырганга ватандашларның сайлау мөмкинлеген чикләнүе һәм моның хакимияттән булган намзәткә көндәшлекне җиңеләйтүе дә әйтелә.

Лига, тавышларны санаганда бер намзәт файдасына гына системалы рәвештә хәрәмләшкәнгә сайлау гадел булмады, дип белдерә. Эшләүдән туктамаган ширкәтләрдә башка урында сайлау мөмкинлеге бирүче кәгазьләр һәм махсус исемлекләр белән тавыш биргәндә хәрәмләшүләр киң колач алды, диелә.

“Сайлаучылар лигасы” белдерүе президентлыкка намзәтләр Геннадий Зюганов, Сергей Миронов һәм Михаил Прохоров штаблары, “Яблоко” фиркасе һәм Лига оештырган уртак проект - “Ирекле беркетмә” мәгълүматларына нигезләнгән.
XS
SM
MD
LG