Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарлары корылтае 21 апрельгә күчерелде


Корылтай “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында үтәчәк
Корылтай “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында үтәчәк

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте корылтаен үткәрү көне 27 апрельгә билгеләнгән иде. Ләкин 26-28 апрельдә Мәскәүдә Башкортстан көннәре узуы сәбәпле, ул 21 апрельгә күчерелде. Районнарда корылтайга делегатлар сайлауда кайбер кырын эшләр дә булуы ачыкланган.


Корылтай 21 апрель Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында иртәнге сигездә эшен башлаячак. Анда дүрт йөздән артык делегат катнашачак. Инде күпчелек районнарда корылтайга делегатлар сайланды да. Бүгенге көндә нибары биш кенә районда һәм Уфа районнарында делегатлар сайлау конференцияләре узмаган. Уфада ул чара 18 апрель “Нур” татар драма театрының кече залында үтәчәк.

Районнарда корылтайга делегатлар сайлауда кайбер кырын эшләр дә булуы ачыкланды. Бу хакта Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илфир Гәрәев шуларны сөйләде:

“Без 14 апрель конференция уздырып корылтайга делегатлар сайладык. Барлыгы дүрт кешене сайлап куйган идек. Көтмәгәндә хакимиятнең дә шулай ук дүрт кешене делегат итеп сайлавы ачыкланды. Мин бу хакта Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗинга мөрәҗәгать иттем. Ул ике делегациянең дә катнашачагын ирештерде. Моны мин, әлбәттә, аңлап бетмим, чөнки алар легитим түгел. Шул ук вакытта әлеге сайланучылар арасында хөкемгә тарттырылган хакимият куштаны да бар”.

Кушнаренкодагы хәлләр республика районнарында узган конференцияләрнең гади генә үтмәве турында сөйли. Ул чаралар Башкортстан хөкүмәте күрсәтмәсе буенча җирле хакимият түрәләре кул астында уза. Анда хакимият хәер-фатихасы алган кешеләр генә сайлана. Бу исә сайлауларның гадел булмавы турында сөйли. Кушнаренко – иң "тешле" татарлар яшәгән төбәк. Башка районнарда ул хәл булса да, күз йомулары да ихтимал.

Кушнаренко хәлләре уңаеннан Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин шулай диде:

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
“Квота буенча һәр өч мең кешедән бер делегат сайлана. Кушнаренколар 2002 елгы җанисәп буенча 11 меңнән артык кешедән 4 делегат сайларга тиеш булса, 1989 җанисәп буенча 8 кешене сайлый ала. Чөнки ул җанисәптә халык саны 22 меңнән артык иде. Ике төркем дә дүртәр генә кеше сайлаган. Шулай булгач монда куркыныч юк.”

​Хөкүмәтнең корылтайны оештыру комитетында мохтарияттән ике генә кеше катнаша. Алар – оешманың рәисе Рәмил Бигнов һәм аның урынбасары Мәҗит Хуҗин. Оештыру комитетындагы калган вәкилләр министрлык җитәкчеләре, хөкүмәт һәм президент аппараты түрәләре. Әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелегендә мохтарият корылтаеның исем өчен генә узуы ихтимал дигән куркуларны да ишетергә була. Мәҗит Хуҗин мондый шикләргә урын юклыгын белдерде:

“Дөрес, безнең оешмадан хөкүмәт оештыру комитетында ике генә кеше. Ул да җитә. Чөнки анда төп сүз чараны финанслау турында бара. Мохтарият корылтаен оештыру өчен корылтайның тагы бер оештыру комитеты бар. Шуңа куркыр урын юк”.

Мохтарият корылтаеның мөһимлеге

Без мохтарият корылтаеның мөһимлеге турында аның рәисе Рәмил Бигновның да фикерләрен белештек:

Рәмил Бигнов
Рәмил Бигнов
“Без милли-мәдәни мохтарият корылтаен Мәскәүгә барып уздырган идек. Чөнки Рәхимов заманында безгә рөхсәт бирмәделәр. Инде хөкүмәт ярдәме белән мондый зур чара узуы зур мәгънәгә ия”, диде ул.

Билгеле булуынча, хөкүмәт ярдәме белән иң зур, абруйлы милли оешмаларның гына корылтайлары уза. Мәсәлән, Бөтендөнья башкортлары корылтае, республика урыслары соборы шулай узган иде. Башкортстан татарлары конгрессы корылтайларының да берничәсе шулай үтте. Бу юлы ни өчен конгресс корылтае түгел, ә милли-мәдәни мохтарият корылтае уза соң дигән сорау туар. Ә бит низамнамә буенча Башкортстан татарлары конгрессының хисап-сайлау корылтае уздырыр вакыт үткән елның 8 декабрендә үк узган булган. Ягъни, ул оешма бүгенге көнне легитим түгел. Ни өчен конгресс түгел, ә мохтарият корылтае уздырылуы турында мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин “хәзер төп оешма булып милли-мәдәни мохтарият калачагы сәбәпле” дип аңлатты. Аның сүзләренчә, Русиянең милли-мәдәни мохтариятләр турында кануны бар. Ул әлегә эшләмәгән, инде эшләтеп җибәрергә ышандыралар икән. Ул канунда милли-мәдәни мохтариятләрне финанслау да каралган.

Башкортстан татарлары конгрессында яңа җитәкче

Мәҗит Хуҗин бу хакта 13 апрель узган Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты утырышында белдерде. Утырышта конгресска яңа җитәкче дә күрсәтелде. Ул – Заһир Хәкимов. Заһир Хәкимовка бу вазифа Рәхимов чорында тәкъдим ителсә дә, ул риза булмаган иде. Заһир Хәкимов моңа аңлатма бирде. Ул шулай ук узган корылтайда сайланган рәис Тимергази Галиевны хөкүмәтнең танымавын да искә төшерде:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов
“Минем ул чактагы сайланырга теләмәвем куркаклык түгел. Ул чакта башка шартлар иде. Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетына сайланган элекке рәис Тимергази Галиев мәдәният һәм милли сәясәт министры Илешевның ишек төбендә керә алмый торганнан соң гарьләнеп безне ташлап киткән иде. Мин сайлансам, мине ишек төбенә дә якын җибәрмәсләр иде. Мин оешмадан тагы бер Татар иҗтимагый үзәге кебек эзәрлекләгән оешма ясар идем. Шуңа ул чакта риза булмадым”.

Конгресс корылтае агымдагы елның көзендә узачак. Заһир Хәкимов корылтай хөкүмәт ярдәмендә зурлап уздырылмаса, үз көчләре белән үткәрәчәкләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG