Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Хокук яклаучылар "Дальний" җәнҗалыннан соң Татарстан полициясендәге азаплауларны тикшерү эшенә беренче йомгак ясады.

Мәскәү Һельсинки төркеме һәм “Кеше хокуклары өчен” гомумрусия хәрәкәте Татарстан полициясенең канун бозуларын тикшерү эшләренә беренче йомгак ясады. Казанда бәйсез тикшерү эшләре әле дәвам итә. Бар Русияне шаулаткан “Дальний” полиция бүлегендәге хәлләрдән соң “Азаплауларга һәм көч куллануга каршы комитет” та төзелде.

Комитетның Мәскәү бүлеге координаторы Казандагы әлеге тикшерүләрдә катнашкан журналист Марат Хәйруллин әйтүенчә, бу тикшерүләрнең төп нәтиҗәсе шуны күрсәтә: Татарстанда Әсгать Сәфәров төзегән зур җинаятьләрне тикшерү системы ышанычны тулысынча югалткан, чөнки ул тулысынча азаплауларга гына корылган. Мисал итеп Хәйруллин “Кукмара эше” буларак танылган очракны китерә. Анда полиция җитәкчелеге җинаятьчеләрне тиз тоткан өчен бүләкләр алганнан соң, моның өчен төрмәгә ябылган кешеләр инде анда алты ел утырганнан соң, очраклы рәвештә чын җинаятьчеләр табыла. Гаепсез кешеләрне тавыш чыгармаска кушып төрмәдән тыныч кына өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Икенче нәтиҗә - бөтен бу система шикаятьләрне тикшерүне үз эченә бикләгән. Кешеләр азаплаулар турында прокуратурага шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә. Прокуратура бөтен нәрсәне тикшерүчегә төшерә. Тикшерүче аны тагын шул ук җинаять кылган полиция хезмәткәренә тапшыра. Мондый система булганда азаплауларны бетерү мөмкин түгел. Алар ничек азаплаган булса, шулай ук азаплауны дәвам итәчәк.

Өченче нәтиҗә – полиция җитәкчелеге вазгыятьне үзгәртергә һич тә теләми.

"Хакимият полицияне халык хокукларына каршы куллана"

“Ә тагын да киңрәк итеп карап гомумиләштерүче нәтиҗәгә килсәк, бөтен бу полиция системы жандарм ролен үти башлады. Алар оккупантларча эш итә. Аларның эше халыкка үз ирекләрен таләп итү мөмкинлеге бирмәүгә юнәлтелде. Сүздә без демократик илдә яшәсәк тә, гамәлдә авызыбызны томалыйлар. Митинглар, җыеннар рөхсәт ителми. Бездә Европа хокук системы кебек күренсә дә, чынлыкта урта гасыр хокук системы хөкем сөрә. Һәм бөтен бу системны полиция бандасы саклап тора. Милиция исемен полиция дип үзгәртү белән халык аларны полицайлар дип атый башлады. Советлар берлегендә полицайлар дип оккупантларга хезмәт итүчеләрне атыйлар иде. Аларны хәзер болай атау инде үзе үк күп нәрсәне күрсәтә. Республикадагы җитәкчелек тә, Русиядәге җитәкчелек тә хәзерге вәзгыятьне бик яхшы белә, әмма алар хәлне үзгәртү өчен кыл да кыймылдатмады" ди Хәйруллин.

Аның әйтүенчә, хакимият бу вәзгыятьне үзгәртү өчен беркайчан да тырышмаячак, бары тик халык кына аны нәрсәдер эшләргә мәҗбүр итә ала.

Марат Хәйруллин Татарстан эчке эшләр идарәсе каршындагы яңа иҗтимагый шурага “Азаплауларга һәм көч куллануга каршы комитет” тәкъдим иткән кешеләр исемлеген дә телгә алды. Шурага хакимиятнең җитешсезлекләрен тәнкыйтьләячәк оппонентларны кертүне Хәйруллин хакимиятне эшләргә мәҗбүр итү юнәлешендәге адымнарның беренчесе дип атый.

Русия тикшерү комитеты вәкилләренең “Дальний” җәнҗалыннан соң Казандагы эшчәнлеген Хәйруллин “начар” дип бәяләде. 72 җинаять эше ачылуын әйтсәләр дә, аларның нинди эшләр булуы, нинди чаралар күрелүе әйтелмәде.

“Көнбатыштагы белән чагыштырып карагыз. Теләсә кайсы илдә, мәсәлән, Испаниядә полиция хезмәткәре бер кешене үтерсә бар илгә тавыш чыга. Җәмгыятьнең бик зур реакциясе башлана, зур тикшерүләр башлана, түрәләр зур җәнҗал белән вазифаларыннан оча, күп нәрсә тикшерелә башлый. Бу бер үлем нәтиҗәсендә генә дә шулай була. Ә монда 72 җинаять эше ачылды. Бу әле алар килеп бер ай эшләгәндә генә җыелган җинаять эшләре. Шуңа да карамастан, берни булмады. Һәммә нәрсә су комга сеңеп юкка чыккан кебек тыныч кына югала. Бу эшләрнең һәммәсе дә халык күзеннән яшереп, ябык рәвештә алып барыла”, ди “Азаплауларга һәм көч куллануга каршы комитет” ның Мәскәүдәге координаторы.

Марат Хәйруллин шулай ук Русия тишкерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның хокук яклаучылар белән очрашырга теләмәвенә, Русия эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеген тикшерүче махсус бүлек булдыру мәсьәләсенең көн тәртибеннән төшерелүенә зарланды.

Азаплауларга каршы комитет шикаятьләр туплауны дәвам итә

Казандагы тикшерүләрдән иң истә калганнары буларак ул милиция тоткарлаганнан соң юкка чыккан Ренат Шәвәлиев эшен телгә алып, милиция хезмәткәрләренең Ренатның кайда булуын әйтүдән “бу дәүләт сере” дигән сылтама белән баш тартуын акылга сыймаслык оятсызлык дип атый.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, милиция тоткарлаган Зубарев үзен тимер эретеп ябыштыру җиһазы белән азаплаулары турында 19 мәртәбә шикаять язган булса да, һәрбер шикаятьтән соң аны тагын шулай азаплаганнар.

Полиция җинаятьләрен тикшерүчеләргә милиция хезмәткәрләренең урамда үсмерләрне тоткарлап милиция бүлегендә канга батырып кыйнавы һәм ниндидер җинаятьләр өчен җаваплылыкны үз өсләренә алуны таләп итүе турында да шикаятьләр килгән бу көннәрдә.

Марат Хәйруллин әйтүенчә, бер тикшерү барышында милиция хезмәткәрләренең кызларны милиция бүлегенә алып килеп көчләү очраклары ачыкланган.

“Соңгы күп кенә еллардагы хәлләргә күз салсаң, милиция хезмәткәрләренең җәзасызлыгы шундый гамәлләргә этәрүе бик ачык күренә”, ди Марат Хәйруллин.

“Кеше хокуклары өчен” гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте башкарма мөдире Лев Пономарев Казанда очрашулар үткәргәндә полициянең канун бозулары турында шикаять итәргә 22 кеше килгән булса, хәзер яңа төзелгән “Азаплауларга һәм көч куллануга каршы комитет”ның Казандагы вәкиле, журналист Рәшит Әхмәтов янына көненә бер-ике кеше килә. Моннан тыш Марат Хәйруллин Казан хокук яклау үзәгенең һәм газетларның архивларын да өйрәнеп элегрәк булган хәлләрне дә тикшерә.

“Мин үзем дә 1997-1998 елларда Казанда эшләгәндә милициянең азаплаулары турында язган өчен кесәгә наркотик салу белән ачыктан-ачык янаулар булганга күрә, Мәскәүгә күченеп китәргә мәҗбүр булдым”, ди Марат Хәйруллин.

Хәзер ул 1998 елдан соң булган хәлләрне өйрәнә һәм милиция азаплауларына дучар булган кешеләрне эзләп табып документаль кино төшерү турында хыяллана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG