Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брейвик үзенең өч шартлау оештырырга җыенганын әйтте


Норвегиядә террор гамәлләрендә гаепләнүче Андрес Брейвик мәхкәмәнең дүртенче көнендә башта үзенең өч шартлау оештырырга җыенганлыгын әйтте. Ул хөкүмәт биналарын, Норвегиядә хакимияттәге эшчеләр фиркасе баш фатирын һәм патша сараен шартлатырга теләгән.

Брейвик шулай ук Норвегиянең Aftenposten газеты хезмәткәрләрен дә атып үтермәкче булган.

Осло мәхкәмәсендә узган елның июль аенда 77 кешене үтерүен таныган Андерс Брейвик эшен карау дәвам итә. Брейвик барлык җинаятьләрдә гаепле һәм рухи яктан сәламәт дип табылса аңа 21 ел төрмә җәзасы яный. Әгәр дә ул шуннан соң да куркыныч дип табылса, төрмәдә калу мөддәте озайтыла ала. Авыру дип табылса, аны ябык психиатрия хастаханәсенә күчерәчәкләр.
XS
SM
MD
LG