Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кабан күле хәзинәләре" $10 миллионга төшәчәк


Андрей Николаев
Андрей Николаев

“Кабан күле хәзинәләре” исемле нәфис фильм дөнья экраннарына 2013 елның мартында чыгарга тиеш. Фильмның продюсеры Андрей Николаев сүзләренчә, төшерү эшләре яртылаш тәмам.


Татар милләтчеләренең бер өлеше бу фильмга карата тискәре мөнәсәбәтләрен белдереп өлгерде инде: имеш, ул катнаш никахны үрнәк итеп күрсәтә.

Фильмның өчтән бер өлеше урта гасырлардагы Казанны сурәтли. Кирмән диварларын, XVI гасыр мигъмариятен (архитектурасын) Мәскәүдәге кино павильоннарында төзегәннәр. Компьютер графикасын да кулланырга туры килгән.

“Безнең команда төзегән җир асты кичү юлларына Русия кинематографиясе тарихында тиңнәр юк. Ә инде хәзинә бүлмәсен әйтеп тә тормыйм. Төшерү процессының икенче этабы төгәлләнде. Алда безне Казанда төшерүләр көтә. Бу эш 40 көн чамасы дәвам итәчәк”, дип белдерде Андрей "Азатлык"ка.

“Катнаш никах булмый”

Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы, Сөембикә язмышы, татар дәүләтенең бетерелүе кебек темаларга турыдан-туры рәвештә кагылып киткән фильм кайбер татар милләтчеләрендә ризасызлык уятты. Имеш, урыс егете Кирилл татар башкаласына хан хәзинәсен эзләргә килә дә, татар кызына гашыйк булып, аңа өйләнә.

“Әлбәттә, мин сезгә фильмның сюжетын берничек тә бәян итә алмыйм. Картинада төп геройлар өчәү: Кирилл Николаев – аны җырчы Алексей Воробьёв уйный. Явыз образ буларак тәкъдим ителгән Миледи, аны Мария Кожевникова башкара. Татар кызы – бу рольне Казан телеканалларының берсендә алып баручы булып эшләүче Эльвира Ибраһимова башкара. Кирилл әлеге ике гүзәл хатын-кыз арасында сайлана. Ләкин бу әле ул аларның берсен һичшиксез сайлаячак дигән сүз түгел. Безнең фильмда бернинди катнаш никах булмаячак. Тарихи яктан да хилафлыклар булырга тиеш түгел. Нияз Халитов, Рафаэль Мостафин безгә гел ярдәм итеп килде, киңәшләрен җиткерде”, дип ышандыра Андрей.

Продюсер сүзне шундук төшерү мәйданында актерлар арасында кабынып киткән очкыннарга бора.

“Беләсезме, Алексей Эльвира белән аралаша башлагач, татар менталитетының нәрсә икәнен аңлады. Миңа калса, аларның икесе арасында гаять җылы мөнәсәбәтләр урнашты”, ди ул.

Фильм Казанны таныту өчен төшерелә

“Кабан күле хәзинәләре” фильмының бюджеты – 310 миллион сум, ягъни 10 миллион АКШ долларыннан аз гына күбрәк. Һолливуд үлчәмнәренә караганда, зур акча түгел. Картинаның продюсеры “мөгаен бу суммага сыешып та булмас” ди.

"Мин бит үзем дә татар. Әнкәем – татар минем. Казан минем өчен чит шәһәр түгел. Бөтен эшебезнең максаты да Казанны дөнья кино тамашачыларына таныту.

Төшерү эшләрен башлап җибәргәнче, шәхсән үзем Казан урамнары буйлап йөрдем, күзәттем, кешеләр белән аралаштым, аларның ни турында сөйләшкәннәрен тыңлап тордым. Боларның барысы да фильмда урын алачак. Безнең картина шәһәрне “казанизм”нар белән күрсәтәчәк. Казан халкы да фильмны карагач аһ итәрлек булсын. “Менә бит безнең шәһәр нинди матур!” дип әйтерлек булсын", ди Андрей.

Хәзерге вакытта ул дистрибьютор эзләү белән мәшгуль. Фильмны кинотеатрларга таратачак компания әлегә сайланмаган.

"Әлегә “20th century Fox” белән сөйләшүләр алып барабыз. Алар “Кабан күле хәзинәләре” фильмын дөнья залларында күрсәтергә сәләтле. Ә дөнья премьерасының вакыты инде билгеле – 2013 елның марты", ди ул.
XS
SM
MD
LG