Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәт гаскәрендәге 15 хәрби һәлак булган


Сүриянең төньягындагы Һәлиб вилаятендә хөкүмәт көчләре һәм гыйсьянчылар бәрелешендә 15 хәрби һәлак булган. Аларның икесе полковник. Кисәк кенә һөҗүм иткән гыйсьянчылар да ике кешесен югалткан. Бу хакта Лондонга урнашкан Syrian Observatory for Human Rights белдерә.

Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасы Сүрия хакимиятен, ут ачуны туктату килешүенә кадәр, илнең Идлиб вилаятендә кылган хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Ике атнага сузылган бәрелешләр вакытында анда кимендә 95 кеше һәлак булды, йөзләрчә өй яндырылды.
XS
SM
MD
LG