Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә туй йолалары турында китап дөнья күрде


Хәзер яшьләр заманага ияреп исемнәре язылган йозакны "Мәхәббәт күпере" дип аталган күпергә беркетә
Хәзер яшьләр заманага ияреп исемнәре язылган йозакны "Мәхәббәт күпере" дип аталган күпергә беркетә

Вәлимә Ташкалованың “Төмән өлкәсендәге халыкларның бәйрәм йолалары" дип аталган бу китабында Себер татарларының туйлардагы йолалары да барланган. Аларның күбесе бүген онытыла бара.

Мәдәният белгече Вәлимә Ташкалованың төрле халыкларның бәйрәм йолалары турында сөйләгән китабы өлкәнең милли эшләре комитеты, мәдәният департаменты, татар конгрессы ярдәмендә басылды.

“Күп еллар буе мин өлкәбездә яшәүче халыкларның үзешчән сәнгате, үзенчәлекле мәдәнияте белән кызыксынам. 20 ел буе бәйрәм, йолалар турындагы бу уникаль материалларны туплап килдем”, дип яза Төмән өлкә татар конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова әле яңа гына чыккан китабында. Бу китап “Төмән өлкәсендәге халыкларның бәйрәм йолалары" дип атала.

Вәлимә Ташкалова
Вәлимә Ташкалова
Ташкалова озак еллар Төмән дәүләт мәдәният, сәнгать һәм социаль технологияләр академиясендә укытты. Бу уку йортында “Татар мәдәнияте”, “Бәйрәмнәрдәге йолалар” кебек махсус курслар да алып барды. Бүген ул борынгыдан килгән рухи хәзинәләрне җыю эшен дәвам итә. Төмән өлкәсенең татарлар яшәгән төрле авыл һәм калаларына барып материал туплый, өлкәннәр белән сөйләшә. Йолаларны, гореф-гадәтләрне фотога төшерә, яздырып ала.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә Ялутор, Вагай районнарында яшәүчеләр аны бу басманың дөнья күрүе белән котлады. Төмәндә өлкәнең милләтләр мәдәнияте йортында Ташкалованың укучылары, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары җыелган иде.

Чынлап та, бәйрәм-йолалар югалып барган бүгенге көндә китапның кирәклеге бәхәссез дип әйтелде бу кичәдә. Әле кайчан гына туй йоласы нинди эчтәлекле, әһәмиятле олы вакыйга итеп үткәрелә иде. Хәзер аның тәртибе күпкә башкача, яшьләр туй йоласының тәртибен белми, әти-әниләре дә оныткан инде.

Себер татарлары сунарчылык, балык тоту, урман байлыклары белән көн иткәнгә, аның элек йолаларында да үзенчәлекләр чагылыш тапкан булган.

– Туй көне тәмам якынлашкач, егетнең бер кардәше кыз өенә сипне (булачак туганнарга бүләкләр) илтә, – дип яза Газиз Әхмәтов “Күкрәнде язмалары” дип аталган китабында. – Анда сип чишү йоласы башкарыла. Хатын-кызларның берсе төенне чишәргә билгеләнгән була, ә төен эчендә, иң өстә, аңа дигән яулык ята.
Кияү кыз алырга бара, ишек басу йоласын үтиләр, Монда кияү козок (кедр) чикләвеген тарата. Икенче көн иртә белән күц күцерү (кызны кияү өенә илтү) хәзерлеге күрелә. Билгеләнгән кешеләр атларны җигәләр. Бер чанага кызның бирнәсе төялә. Кияү өенә килеп туктыйлар. Капка алдына ут ягылган була. Кызны чанадан төшереп, ут аша атлаталар. Бу вакыт берничә кеше мылтыктан ата”.

Шулай ук Әхмәтов искә алган туй башлау, туйда ат чабыштыру, көрәшү, кияү типсәү, ияр әйләндерү, кияү өстәле әзерләү, утау басулар да онытылып бара.

Әле яңа гына өйләнешкән Радик һәм Эльвира Искужиннар
Әле яңа гына өйләнешкән Радик һәм Эльвира Искужиннар
Төмән районының Индрәй авылындагы туй башлау йоласының саклануын күпләр сокланып, исе китеп күзәтә. Туй атнасының чәршәмбе, яисә пәнҗешәмбе көнендә (элек ике көн барган) һәр ике як та туй башлый, ягъни авылның өлкән кешеләрен җыеп, Коръән догалары белән аш өстәле артында мулла туйга хәер-фатихасын бирә.

Ике дистә еллар элек хуҗаларны тәбрикләп кияү яисә килен котлык (бүләк) алып килгән кунакларны сыйлауда җиңгәйләр җаваплы булган. Алар чәй эчкән дус, туганнарны биетеп, җырлатып кайтарганнар. Хәзер инде бию-җырлау сирәк очрый. Өстәлдәге савытларга салынган сыйлаучыларга тиешле акча да, киленне алып килгәч, акча талаштыру йоласында чәчелә.

Индрәйдә яшәүче Мәгъзәнур апа Камалова әйтүенчә, килен тупсаны атлаганчы ике кеше яулыкны яисә тукыманы икегә ертырга тиеш (“тупса ерту” йоласы). Аннары киленне сарык тиресенә бастырып, башыннан конфет коялар. Аны кечкенә балалар җыя. Егетнең әнисе икмәк–тоз, бал–май белән поднос тотып тора һәм килененә дә, баласына да “Күңелегез майдай йомшак, телегез балдай татлы булсын!” дип бал–май тәмләтә, тозлап икмәк тешләтә. Кем зуррак кисәкне тешләп ала, гаиләдә шул баш була дип исәпләнә. Аннары килен белән кияү өйгә үтә.

Ә шаһитлар, әти–әни акча, бүләкләр талаштыра ягъни югарыдан чәчә. Бераздан туй башлана. Туйларның һәркайсы төрлечә үтә. Хәзер һәркайсы да туйны алып баручы – тамада чакыра. Туйның күңеллелеге, яме алып баручының осталыгына, җор теленә, оештыру сәләтенә бәйле. Ләкин бүгенге көндә татар халкы уеннары сакланган, халыкны җәлеп итәрлек уеннар оештыручы тамадалар юк. Һәр туйда да гел бер күренеш.

Туйны алып баручылар хәзер татар гадәтләренә башка милләтләрнекен дә өстәп бер шоу ясарга тырыша. Хәзер туйларда башка гадәтләр традициягә кереп бара, мәсәлән, Төмәндә яшьләр башта мәчеттә сәдака бирә, аннан “Яңа өйләнешүчеләр аллея”сендә агачка тасма бәйли, “Мәхәббәт күпере”ндә исемнәре язылган йозак калдырып, ачкычын суга ташлыйлар, Александр паркында фотога төшәләр, мәңгелек ут янына чәчәк салалар.

Вәлимә Ташкалованың “Төмән өлкәсендәге халыкларның бәйрәм йолалары» китабын кулларына алып элекке күңелле уеннарны, туйдагы йолаларны торгызучылар булырмы? Әлегә анысы сорау булып кала.
XS
SM
MD
LG