Европа Берлегенең 27 әгъза иле җитәкчеләре бурыч кризисын чишү һәм яңа эш урыннарын булдыру турында сөйләшер өчен бүген Брюссельдә очраша.
Кичә Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы еврозонадагы кризис дөнья икътисады үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин, дип кисәтте. Бу хакта оешманың еллык форумы алдыннан чыккан яңа хисабында әйтелгән. Оешманың төп белгечләре еврозона илләре башлыкларына кырыс экономия шартларында да икътисад үсеше өчен чаралар күрүнең мөһим булганын җиткерде.
Берничә атнадан кабат парламент сайлаулары үтәчәк Грециядәге хәл борчылу тудырды. Анда хөкүмәтнең евродан баш тартып кире драхма акчасына кайту ихтималы бар дип фаразлана. Соңгы айларда инвесторлар һәм гади кешеләр Греция банкларыннан акчаларын алып бетерергә тырыша, дигән хәбәрләр бар.