Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә татарлар кимегән


2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләрен халыкка чыгара башладылар. Самар өлкәсендә 157 милләт теркәлгән, шуларның тугызы - зур санлы милләт. Исемлектән беларуслар төшеп калган, алар урынын үзбәкләр алган.


2002 елны Самар өлкәсендә үзбәкләр аз санлылар исемлегендә булса, соңгы сигез елда бу халыкның саны 2,1 мәртәбә артып 11 мең 200 кешегә җиткән.

Урыслар саны Самар өлкәсендә халыкның 85,6%ын тәшкил итә (2,6 млн кеше).

Татарлар сан белән икенче урында - 126мең 100 кеше, гомум халыкның 4,1%ын тәшкил итә. Татарлар саны 1400 кешегә кимегән. 42 кеше үзен татар телле болгар дип яздырган. 24 кеше керәшеннәр исемлегендә. Өлкәдә 26 кырым татары яши. Бер себер татары һәм өчәү мишәр дип язылганнар.

Күчеп килүчеләр аркасында казакълар (15602), таҗиклар (7195), кыргызлар (2105), кореялар (1699), әрмәннәр (22981) арткан. Башкортлар 595 кешегә кимегән һәм аларның саны бүген 7290 кеше. Грузиннар саны да кимегән. Өлкәдә 2648 грузин яши. 2002 елны өлкәдә 14 меңгә якын яһүд яшәсә, бүген аларның саны 4418.

Чуашлар саны 17253кә кимегән һәм алар бүген 84105 кеше. Мукшылар саны 20553кә кимегән, бүген 65447 мукшы яши.

Өлкәдә биш меңгә якын чегән көн күрә. Самар өлкәсендә 124 меңгә якын кеше үзен милләтсез дип саный.

Өйләнүчеләр саны арта, шул ук вакытта аерылулар да арту ягында. Гаилә корганнарның яртысы таркала. Туымга караганда үлемнәр саны зуррак.
XS
SM
MD
LG