Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда укытучыга һәйкәл ачылды


Укытучыга һәйкәл ачу тантанасы
Укытучыга һәйкәл ачу тантанасы

1 июньдә Оренбурның үзәк урамында урнашкан 30нчы мәктәп янында "Беренче укытучыга" һәйкәлен ачу тантанасы үтте. Ун тонна бронзадан ясалган сын – төбәктә укытучыга багышланган беренче һәйкәл.


Биш сыннан торган композиция баскычтан күтәрелеп баручы укытучы һәм аның укучыларыннан тора. Әлеге сынны Сергей Соломаха белән Александр Емаевка каләмнән сынга җиткерү өчен ел да өч ай кирәк булган.

Ләлә Солтангузина
Ләлә Солтангузина
“Кыяфәте белән утыз яшьлек укытучы сыны – ул барлык укытучыларның җыелма образы”, диделәр сынчылар.

“Укытучыга һәйкәл кую – күркәм эш, мин моны күптәннән көттем”, дип сүзен башлады әлеге сынны карарга килүче, кырык елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган 81 яшьлек Ләлә ханым. Өстәвенә, ул әле укытучылар нәселеннән.

Сын артындагы диварларда аерым таш такталарда төбәктәге иң яхшы укытучыларның исемнәре күрсәтелгән. Анда милләттәшләребезнең исемнәре дә күп.
XS
SM
MD
LG