Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина спикеры Литвин вазифадан китте


Украина парламенты башлыгы Владимир Литвин рус теле статусы турындагы канун өлгесенең кабул ителүенә протест йөзеннән вазифадан китте. Ул канун тавыш бирү өчен әзер түгел иде, ди. Литвин сишәмбе көнне аннан башка тавыш бирүенә канәгатьсезлек белдерде.

Парламент рәисе урынбасары Николай Тименко да вазифадан китүе хакында белдерде.

Киев үзәгендә әлеге канун өлгесенә каршылык белдерүчеләрнең урам җыены дәвам итә. Сишәмбе көнне каршылык белдерүчеләр һәм милиция арасында бәрелешләр булып алды.

Яңа канун нигезендә рус теле Украинада 27 өлкәнең 13ндә төбәк теле статусына ия булачак. Сүз күбесенчә рус телендә сөйләшүче көнчыгыш һәм көньяк өлкәләр турында бара.
XS
SM
MD
LG