Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туган якның ачып ишеген...”


Наилә Хөсәинова
Наилә Хөсәинова

Чыгышы белән Ульян якларыннан булган, озак еллар Самарда табибә булып эшләүче Наилә Хөсәинова беренче китабын чыгарды.

Самарда яшәүче Әнвәр Бульхин, профессор Наилә Таһирова, Разия Әюпова, Фәрид Әюпов, Али Сөләйманов, Илшат Сафин, Яһудиннар нәселе, Җәмил Вәлиуллин һәм башка бик күп танылган шәхесләр тамырлары белән Ульян якларыннан. Алар барчасы да җәмгыятьнең төрле тармакларында халык ихтирамын казанган шәхесләр. Бүген шулар исемлегенә без Наилә Хөсәенова – Әбдрәшитованы да өсти алабыз.
​Гомере буе Самарда табибә булып эшләгән Наилә ханым тумышы белән Ульян өлкәсенең Мостяк авылыннан. Наилә ханым туган авылы турында китап язып Самарда бастырып чыгарды. 408 биттән торган китап үз эченә 212 фотосүрәтне сыйдырган. Рәсемнәренә генә карап та китапның тарихи икәненә инанасың. Китап аерым бүлекләрдән тора. Авыл тарихы. Гореф гадәтләр. Поэзия. Хикәяләр.

“Мостяк” исеменең берничә версиясен бирә автор. Менә шуларның берсе. “Әбием Хәтимәгә әтисе сөйләп калдырган. Хәрби хезмәтләрен тәмамлап бу җирләргә татарлар килеп урнашкан. Төпләнеп калырга урын сайлап алганнар.Тирә якта куе урман, җәй буе җиләк-җимеш, ашарга яраклы тамырлар бихисап күп булган.Тау итәгендәге җәнлекләрне санап бетергесез булган. Мул сулы инешнең икенче ягына чыгып карар өчен ирләр күпер салалар. Инешнең икенче яры ирләргә күбрәк ошый. Торырга нигезне инешнең икенче ягында хуп күрәләр. Гаскәр хезмәтеннән кайтканнар татар теле белән беррәттән урыс телен беләләр. Күпернең “мост” икәнен яхшы белгән ирләр үзләре салган күперне мәңгеләштерү ниятеннән авылга Мостяк исеме кушканнар,” дип яза автор.

Наилә ханымның татар һәм урыс телләрендә язган шигырьләре, хикәяләре дә бирелгән. Ун хикәясен дә бер сулышта укып чыгасың. Наилә ханымның самимилегенә сокланып туя алмыйсың. Аның фикерләве чишмә суын хәтерләтә.

Миллионлы шәһәрдә кешеләр кырысланалар, усалланалар, туганлык хисләрен югалталар. Наилә Хөсәенова шуларның антиподы, киресе. Бүреләр арасында яшәп тә кешелекнең иң югары сыйфатларын саклап кала алган асыл татар хатыны. Һәр язмасы ханымның без көтмәгән асыл бер сыйфатын ачып бирә. Хикәяләрен укыганда Антон Чеховның әсәрләрен укыгандагы рәхәтлек кереп урнаша күңел түренә.

Автор шигырь язамы, әллә хикәя язамы – теманы һавадан алмый. Барчасы да тормыштан. Барчасы да авылга барып тоташа. Ул гади кеше күрмәгәнне күрә, башкалар ишетмәгәнне ишетә. Наилә ханымның әсәрләрен укыгач үзең дә сизмәстән шул язмышка кереп китәсең дә, аның хәсрәтендә яна башлыйсың, озак көттерми геройларның назлы кочагына кереп зөфәф кичендә алган рәхәтлеккә чумасың.

Наилә ханыма Ходай Тәгалә олуг нигъмәтләр бүләк иткән. Алар – кешеләрне ярату, ачык йөзлелек, башкаларга ихтирамлы һәм игътибарлы булу, сөя белү сәләтен биргән. Наилә Хөсәеновадагы яшәү дәрте аның геройларына күчә.

“Туган якның ачып ишеген...” исемле китап Мостяк авылы халкына гына түгел, һәр татарның рухи кыйбласын төзекләндерүгә өлеш кертүче җыентык,” ди Самар татарларының рәсми сайты мөхәррире Наилә Сабирҗанова.
XS
SM
MD
LG