Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия гыйсьянчылары Алеппо һава аланын бомбалады


Сүрия гыйсьянчылары бүген Аллепо шәһәрендәге һава аланын бомбалады. Бу хәрби техниканы алар хөкүмәт гаскәрләреннән кулларына төшергән. Бу хакта Лондонга урнашкан кеше хокукларын күзәтүче Сүрия үзәге хәбәр итә.

Бәшәр Әсад тарафдары булган гаскәрләр аңа кадәр Төркия чигеннән ерак булмаган Әәзаз шәһәрен утка тоткан иде. Бу шәһәр берничә көн инде оппозиция контролендә.
XS
SM
MD
LG