Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Хәтер көне узачак


Истанбулда 20 октябрьдә Хәтер көненә багышланган чара узачак. 15.30 сәгатьтә Топкапы паркында урнашкан «Төрки йорт» мәдәни үзәгендә 1552 елда Казан явында шәһит киткән татарлар искә алыначак. Бу хакта «Азатлык»ка чараны оештыручы Идел-Урал төркиләре җәмгыяте рәисе урынбасары Якуп Акчура хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Истанбулдагы «Хәтер көнендә» җирле Казан татарлары гына түгел, кыргызлар, казахлар, Кырым татарлары һәм башка төрки халыклар вәкилләренең дә катнашуы көтелә. Чарага Төркиядә укучы Татарстан һәм Башкортстан студентлары да киләчәк.

Кунакларга рус гаскарәнең Казанны яулап алуы турында сөйләячәкләр. Окан университеты укытучысы Илсөяр Рәмиевә Сөембикә турында чыгыш ясаячак. Татар активистлары һәм галимнәр Гөнүл Пултар, Надир Дәүләт, Илдус Садыйк та чарада катнашыр дип көтелә.

«Хәтер көнен ел саен үткәреп киләбез. Аның ахырында гадәттәгечә 1552 елда Казанда шәһит киткән ата-бабаларыз рухына дога кылабыз, төрек гадәте буенча кунакларга татлы ризыклар өләшәбез», - ди Якуп Акчура.
XS
SM
MD
LG