Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе 6 такырбашны 8-19 ел төрмәгә хөкем итте


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе “Ян Лютик бандасы” дип аталган төркемгә керүче алты такырбашка 8 елдан алып 19 елга кадәр төрмә җәзасы билгеләде.

Узган атнада җәмәгать мәхкәмәсе аларны милли нәфрәт нигезендә үтерүләрдә һәм кыйнауларда гаепләгән иде.

Гаепләү белдерелгән җиденче такырбаш мәхкәмәдә акланды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, әлеге төркемнең барлык җинаятьләре 2009-2010 елларда булган. Ул чорда әлеге төркемнең дүрт әгъзасы әле балигъ булмаган, икесе инде аңарчы башка җинаятьләр өчен хөкем ителгән булган.
XS
SM
MD
LG