Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны тәрбияләү: "Миллилекне яклау тотрыксызлык тудыра"


Хәтер көне. 13 октябрь 2012. Бәяләмәдә Казанда Хәтер көнен үткәрү Татарстан имиджы өчен начар нәрсә итеп күрсәтелгән.
Хәтер көне. 13 октябрь 2012. Бәяләмәдә Казанда Хәтер көнен үткәрү Татарстан имиджы өчен начар нәрсә итеп күрсәтелгән.

“Петербургская политика” дигән әллә ни билгеле булмаган фикер үзәге Русия төбәкләренең социаль-икътисади рейтингын чыгарды. "Азатлык" сораштырган белгечләр, бу бәяләмәдә Татарстан астыртын рәвештә кара төсләрдә сүрәтләнә, дип белдерә.

Русия төбәкләренең социаль-икътисади яктан тотрыклылык бәяләмәсе игълан ителде. Аны моңа кадәр әллә ни билгеле булмаган “Петербургская политика” фонды эшләгән.

Шул игътибарны җәлеп итә - фондның шушы бәяләмәсе Русиядә бары тик рус халкына гына өстенлек биреп башка халыкларның милли үзенчәлекләрен инкарь иткән Русиянең милли сәясәт стратегиясе өлгесе тикшерелеп бетеп килгәндә, Думада милли телләрне ата-аналар теләге белән генә укыту турында канун кабул ителергә торганда, Татарстан үз Конституциясенә тугрылыклы калып, алга таба да федерализмны үстерү юлыннан тайпылмаячагын белдергәндә пәйда булды.

Төбәкләрнең тотрыклылыгын бәяләү эшендә “Петербургская политика” фондына үзенең татарофобиясе белән танылган “Регнум” мәгълүмат агентлыгы ярдәм иткән. Рейтингта Татарстан Смоленски өлкәсе белән 72нче һәм 73нче урыннарны бүлешкән, ягъни иң түбән урыннарны алып тора. Бәяләмә өчен сентябрь һәм октябрь айларында булган вакыйгалар алынган.

Бу фонд Татарстанны әлеге вакыт эчендә Германиядән инвестицияләр җәлеп итүдә Русиянең беренче өч төбәге арасында булуны һәм Идел буе федераль бүлгесендә республикага иң күп капитал кертелүне уңай яктан бәяли.

Шул ук вакытта Татарстанга тискәре бәя бирүгә китергән факторлар да санала бәяләмәдә. Алар арасында (1) Диния идарәсе җитәкчелегенә һөҗүмнәрдә шикләнелгәннәрне юк итү операциясе, (2) “Хәтер көне”н үткәрү, (3) татар-мөселман халкын көчләп чукындырган өчен гафу итүне таләп иткәнгә патриарх Кирилның Казанга килми калуы, (4) яңа мәгариф министры Энгел Фәттаховның министрлыкта киңәшмәләрне бары тик татар телендә генә үткәрү таләбе кебек урыны белән гайбәт дәрәҗәсендә булган вакыйгалар атала.

Бәя үзәгендә - федераль хакимият принциплары

Бу рейтингны эшләүчеләр нинди принциплардан чыгып эш итүләрен яшерми. Уңай бәя алу өчен төбәкнең “федераль хакимият белән хезмәттәшлектә уңышларга ирешү”е карала. “Федераль үзәк белән киеренкелек арту”га китергән чаралар исә тискәре бәя булып тора. Бәяләмәнең ашык-пошык эшләнүе, бер тарафлы мәгълүмат чараларына, бу очракта “Регнумга”гына таянуы да күренеп тора. Бәяләмә федераль үзәкнең “Петербургская политика” фондына йомышы (заказы) булмады микән дигән сорау да тудыра.

Әлеге фонд президенты Михаил Виноградов "Азатлык" радиосына бәяләмәне үз теләкләре белән генә әзерләгәннәрен әйтәсә дә, аның федераль үзәк күзлегеннән чыгып эшләнгәнлеген дә яшермәде. "Русия регионнары җитәкчеләрен яңадан сайлау кайтарылганга, сәяси системада ниләр булып ятканын тикшереп карарга булдык", ди Виноградов.

Ул сентябрь-октябрь айларында Дагыстан, Ингушетия кебек милли республикаларының тискәре яңалыклар генераторы булуын, күптән түгел генә аларга Татарстанның да кушылуын белдерә.

Бу бәяләмәдә, инде әйтелгәнчә, Казанда "Хәтер көне"н үткәрү Татарстан имиджы өчен начар бер нәрсә итеп күрсәтелгән. Дистә еллар дәвамында үткәрелеп килгән, Дәүләт шурасы депутатлары һәм башка җәмәгать эшлеклеләре катнашкан "Хәтер көне"н Виноградов, Казанны саклаганда шәһит киткәннәрне искә алу Татарстанның үзендә аңлау тапса да, бу чара илнең бөтенлегенә куркыныч тудыра дип бәяләнеп, Мәскәү һәм федераль түрәләрнең күңелләренә хуш килмәскә дә мөмкин, дип әйтә.

"Татарстан тоткан урын түбәнәйтелгән"

Сергей Сергеев
Сергей Сергеев
Сәясәт белгече, Казан технология (КХТИ) университетының социаль һәм сәяси низагларны өйрәнү кафедрасы профессоры Сергей Сергеев бу бәяләмәдә Татарстанның чынлыктагы дәрәҗәсе түбән төшереп бирелүен әйтә.

"Бу бәяләмә гомумән алганда Татарстан эчендәге кайбер хәлләрнең начараюын, социаль-сәяси киеренкелек артуны күрсәтсә дә, мин Татарстанның урыны түбәнәйтелгән дип саныйм. Мин республикадагы вазгыять башка күп төбәкләр белән чагыштырганда начаррак дип әйтмәс идем", диде Сергеев.

"Бу – Татарстанга һөҗүмнең бер төре"

Галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, Мәскәү басымына каршы миллилекне, республиканы саклап калу өчен Татарстаннан соңгы вакытта җавап сүзләре ишетелә башлаганга бу бәяләмә дөньяга махсус ашыгыч рәвештә чыгарылган һәм хәзер аны махсус күпертеп тарату бара.

"Биредә Татарстан Русиядәге иң арттагы урыннарның берсенә куелган. Үлчәүчеләр бәяләрен "Регнум" агентлыгы һәм башка шуның ише материалларга таянган. "Регнум" элек-электән үк инде үзенең урыс милләтчелеген яклавы, ачык татарофобиясе белән аерылып тора. Шунлыктан, минемчә, бу бәяләмә шул күзлектән чыгып эшләнгән.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Милли вазгыятьтә Мәскәү басымы көчәю сәбәпле, алар моңа каршы торудан курка. Шуңа күрә кайбер әйберләр монда татарларның җавап бирә башлауларына каршы махсус эшләнгән. Ә гомумән алганда Русиянең башка күп кенә төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда күпкә тынычрак һәм вазгыять күпкә яхшырак. Татарстанга һөҗүмнең бер төре генә бу. Хәзер Татарстанга һөҗүм күп юнәлешләрдә бара. Минемчә, Татарстанны һәм башка республикаларны да шулай ук кысарга уйлыйлар. Минемчә, "Петербургская политика" фонды һәм шуның ише башка тискәре бәяләргә игътибар итәргә кирәк түгел. Ул – шовинистик бәя бирүчеләрнең бәяләмәсе", диде Исхаков.

Татарстандагы тотрыклыкның бозылуын күрсәткән бу бәяләмәне дәррәү төстә федерал медиа чараларында киң тарата башлау игътибарны җәлеп итә. Бу Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең узган атнадагы шау-шулы чыгышыннан соң ук диярлек пәйда булды.

Әмма төп адресат бу очракта Шәймиев түгел, ә Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов була ала. Нәкъ менә ул Татарстанны чит ил инвестицияләре өчен кулай урын, тотрыклы, уңай шартлар булган төбәк итеп күрсәтергә тырыша.
XS
SM
MD
LG