Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:33

27 ноябрьдә Мәскәүнең “Рэдиссон Славянская” кунакханәсенә БДБ илләренең мөселманнар форумы ачылды. Җыен ике көн дәвам итәчәк. Фәнни өлеше тәмамлангач ислам уку йортлары мөгаллимнәре өчен белем арттыру курслары оештырыла.

Мәскәүдә Русия мөфтиләр шурасы оештырган “БДБ илләрендә мөселман җәмгыятьләрен берләштерү: уңышлар һәм максатлар” дип исемләнгән җыенда БДБ илләре мөфтиләре, Согуд Гарәбстаны, Индонезия һәм Төркия илчеләре катнаша. Чит ил кунакларыннан тыш, җыенга Русия төбәкләреннән дин әһелләре килгән. Финляндия мөселманнарын Рамил Билал вәкиллек итә.

Форумның ачылу тантанасында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Татарстандагы вакыйгаларны да читләтеп узмады.

Равил Гайнетдин

Равил Гайнетдин

“Безнең йортка да зур бәлаләр кагылмый калмады. Террор гамәле нәтиҗәсендә Казанда Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб һәм Дагыстанда Сәет әфәнде Чиркейский бакыйлыкка күчтеләр. Дагыстанда имамнарны үтерү еш кабатланып торса, минем туган ягым Татарстандагы вакыйгалар мөселманнар өчен генә түгел, башка дин вәкилләре өчен дә тетрәндергеч хәл булды. Безнең беребез дә террор гамәлләреннән сакланмаган. Бу терактлар шуны тагын бер исбатлады”, диде Равил Гайнетдин форумның кереш сүзендә.

Рәсми чыгышлардан тыш ачылу тантанасында SalamWorld социаль челтәре һәм “Мәдинә” нәшриятенең яңа китаплары тәкъдим ителде.

"Мөселманнарда оешу күренми"

Бу җыенда Татарстаннан ислам уку йортлары һәм КФУның төбәк һәм исламны өйрәнү кафедрасы мөгәллимнәре катнаша. Алар бу чарада фәнни чыгыш ясый. Казаннан тыш биредә Уфа, Сарытау, Нижгар, Нальчиктан мәдрәсә ректорларын күреп була иде.

РИУ ректоры Рәфик Мөхәммәтшин журналистларда аеруча зур кызыксыну уятты, чөнки Татарстанда булган террор гамәлләре турында хәбәрдар иде. Рәфик әфәнде Азатлык радиосына форумның һәм үзенең максатлары турында сөйләде.

Рәфик Мөхәммәтшин

Рәфик Мөхәммәтшин

“Бу форум сигезенче ел уздырыла һәм аның максатлары изге дип әйтергә була. Беренчедән, бу Русия мөселманнарының җыелу традицияләрен яңарту максатыннан оештырылган чара. Бүген ул оешу әле күренми, чөнки Үзәк диния нәзарәте һәм Кавказ мөфтияте аерым торган кебек. Барлык мөселманнар да бергә эш итсә, күпкә уңайлырак булыр иде. Форумның максатларыннан чыгып, аның нәтиҗәләре дә изге булыр дип өметләнәбез”, диде Рәфик Мөхәммәтшин.

Күптән түгел Истанбулда Евразия мөселманнары җыены да булып узды. Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган бу форумда Израилне “террористик дәүләт” дип атап, Фәләстин мөселманнарын якларга чакырган иде. Төркиянең иң югары даирә сәясәтчеләре катнашкан форумда Русия вәкилләре дә булып кайткан. Рәфик Мөхәммәтшин бу форум турында бер-ике сүз әйтеп китте.

“Төркиягә дөньяның төрле илләрендә гомер кичерүче мөселманнар килгән иде. БДБ мәмләкәтләре һәм Татарстан уртак проблемнар каршында калдылар. Социалистик режим җимерелгәч, мәгариф системын торгызу, ислам яңарышы, кадрлар әзерләү мәсьәләсе кискен килеп басты. Шуңа күрә, бу форум шулай ук мөһим роль уйнады. Анда Эрдоган чыгышы да шактый кызыклы һәм истә калырлык булды. Ул мөселман илләренең бүгенге позицияләрен ирештерде, БМОны үз вазифаларын үтәмәүдә гаепләде. Аннан соң ул Израил-Фәләстин низагында ике төрле стандартлар булуын искәртте, Сүрия буенча үз фикерен белдерде. Дөрес, аның Сүриягә карашлары Русиянеке белән капма-каршы килә. Шуңа күрә башка мәсьәләләрдә без бердәм булсак та, Сүрия буенча Төркия позициясе Русия һәм шәхсән минем карашлар белән туры килми” дип сөйләде Рәфик Мөхәммәтшин.

"Авылда мәчеткә ихтыяҗ юк"

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла Аширов татар-башкорт мөселманнары бердәм түгел дип саный. Татар-башкортлардан аермалы буларак, Кавказ мөселманнарының күпкә бердәмрәк:

Нәфигулла Аширов

Нәфигулла Аширов

“70 елдан артык дини уку булмады. Нәтиҗәдә, ислам гыйлеме халык һәм лидерлар арасында бик түбән дәрәҗәдә. Бу вакытлыча дип уйлыйм, чөнки хәзер югары уку йортларында яшьләр белем ала. Алла боерса, инкыйлабка кадәр яшәгән дин галимнәре дәрәҗәсенә җитәрләр дип ышанам. Шулар арасыннан бер лидер чыгып, мөселманнарны берләштерер дип өметләнәм. Чөнки Аллаһы Тәгалә мөселманнарны мондый таркау халәттә калдырырга тиеш түгел. Диннең нигезе мөселманнарның берлегеннән гыйбарәт. Безнең милләтебезнең дә киләчәге шуннан тора. Миңа калса, татар һәм башкорт иң таркау калган. Кавказда һәм башка җирләрдә азмы-күпме бердәмлек булса, татар-башкортның таркаулыгы бүгенге көндә хикәягә әйләнде”, диде Нәфигулла хәзрәт.

Себер ягында эшчәнлек алып баручы мөфти җирле авыл татарларының диннән ерак торганнарын билгеләп үтә. Аширов фикеренчә, шәһәрдән аермалы буларак, авылларда мәчеткә ихтыяҗ юк. Шуңа күрә татар эшмәкәрләре шәһәрдә мәчет төзесә, күпкә файдалырак булыр иде дип саный ул.

“Себердә генә түгел, Татарстан һәм Башкортстанда да яшьләр авылда калырга теләми. Шуңа күрә авыл мәчетләренең хисабы күп булса да, файдасы бик аз. Әгәр ул мәчетләр 15-20 кеше өчен генә була калса, аларны шәһәрдә төзү хәерлерәк булыр иде. Чөнки зур шәһәрләрдә мөселманнар саны бихисап һәм мәчетләр җитешми. Татарларның күп мәчетләре авылларда тупланган, әмма аларга ихтыяҗ юк. Мәсәлән, бер йортны сатып алып, мәчеткә әйләндерсәң, 15-20 бабайга шул да җиткән. Безнең эшкуарлар акча туздырып, үз авылларында мәчет салалар, ләкин анда җомга намазыннан тыш, башкалары укылмый диярлек. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә безнең эшкуарларга акыл-фикер бирсен дә, калаларда күбрәк мәчетләр пәйда булсын дип өметләник”, диде Нәфигулла Аширов Азатлык радиосына.

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

Җыенда катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG