Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке премьер-министр Раил Сарбаев эшен тикшерү 5 декабрь башлана


Бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрдә куллануда гаепләнгән Башкортстанның элекке премьер-министры Раил Сарбаевны аклау карары гамәлдән чыгарылды. Бу хакта Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карары чыкты. Сарбаев эше шул ук Киров районы мәхкәмәсенә яңа тикшерүгә җибәрелде. Эшне Әлфия Рамазанова алып барачак. Мәхкәмәнең беренче утырышы 5 декабрьгә билгеләнгән. Элекке премьерга шәһәрдән китмәү шарты куелды.

Сарбаев 1.6 миллион сум бюджет акчасы исәбенә шәхси мәнфәгатьләрдә махсус очкыч яллап Австриягә барып кайтуда гаепләнгән иде. Мәхкәмәдә ул моны элекке президент Мортаза Рәхимов кушуы белән эшләгәнен белдерде.
XS
SM
MD
LG