Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "INVEST in TATARSTAN" форумы узачак


14-15 декабрьдә Татарстанның “Казан” тау шуу комплексында "INVEST in TATARSTAN 2012" дигән халыкара кышкы форум узачак. Аны Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы оештыра.

Чарада төрле чит ил һәм Русия төбәкләреннән 150гә якын инвестиция ширкәтләре, фондлар, шәхси инвесторлар, бизнес вәкилләр катнашачак.

Форумда Татарстанның инвестицион мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк. Анда 100гә якын проект күрсәтеләчәк. Моннан тыш "СМАРТ Сити Казань" яңа эшлекле үзәк тәкъдим ителәчәк.

Форумда шулай ук «Татарстан дуслары – инвесторлар клубы» ачылачак. Форумның иң мөһим вакыйгалары CNBC телевизион каналыннан күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG