Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда өлкәнең иң яхшы татар теле укытучысын сайладылар


Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучылары
Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучылары

Русиядә милли мәгарифкә кагылышлы яңа канун кабул итәргә әзерләнгәндә, Тубылда өлкәнең татар теле укытучылары өчен бәйгеләр үтте.

Быел өлкәдәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында иң яхшысын барлау өченче мәртәбә үткәрелә. Бу матур бәйрәм Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова Мәскәүдә “Бөтенрусия туган тел укытучылары мастер-классы” бәйгесендә булып кайтканнан соң оештырыла башлады. Татар теле укытучылары алар үз тырышлыклары, үҗәтлекләре белән генә чытырманлыкны ерып баралар дип әйтергә мөмкин. Кем үз эшен бар күңелен биреп башкара – аның укучылары да телне теләп өйрәнә, ата-аналар да каршы килми, олимпиада да ул җиңә, аның мактау кәгазьләре папка тулы, авылда да ул хөрмәтле. Укытучы кәгазь арасында кайный хәзер - әле анда эш нәтиҗәсе, әле монда програм, әле вебсайтка мәгълүматлар тутырырга кирәк. “Безгә бала белән рәхәтләнеп эшләргә мөмкинлек тә юк, аны таләп итүче дә юк. Кәгазең бар икән - булды, башкасы турында уйлап азапланма. Бала белән тәрбия сәгатьләре, төрле кичәләр үткәреп күңелле яшәгән мәктәп елларын сагынып искә генә аласы калды”, - дип сөйләгән иде бер мәктәп укытучысы. Бу юлларны нигә язуым, чөнки Тубылда узган “Иң яхшы татар теле укытучысы”, балалар өчен “Сыерчык”, “Татар укытучылар династиясе” бәйгеләренә дә килүчеләр саны аз. Быел алай да теләк белдерүчеләр шактый булган, тик ул көннәрдә утыздан арткан салкыннар кайберәүләргә комачаулаган, килә алмаганнар. Шуңа да быел 3 татар теле укытучысы, 8 мәктәптән балалар җиңү өчен көрәштеләр.
"Сыерчык" ярышында җиңүче Тугыз кызлары
"Сыерчык" ярышында җиңүче Тугыз кызлары

Төмән өлкә татар Конгрессы идеясе белән башланган бәйгене өлкә мәгариф һәм фән департаменты да яклап чыкты. Тубылның 15нче этномәдәни урта мәктәбенең актлар залында бәйрәмгә килүчеләрне өлкә татар Конгрессы вәкиле Вәлимә Ташкалова белән бергә өлкә мәгариф һәм фән департаменты баш белгече Ольга Гроо, өлкә милләтләр эшләре буенча комитетның баш белгече Рифкат Насыйбуллин да тәбрикләделәр.
Өлкә мәгариф департаменты баш белгече Ольга Гроо котлый
Өлкә мәгариф департаменты баш белгече Ольга Гроо котлый

Халык яратып өлгергән, әле генә яңа дискларының тәкъдим итү кичәсен үткәргән яшь җырчыларыбыз Рөстәм һәм Руслан Маметовлар “И туган тел” җырын башкардылар. Тубыл үзешчәннәре, балалар шигырьләр, җыр-биюләр белән чыгыш ясаганнан соң, сүз укытучыларга бирелде.

Вагай районы, Тугыз урта мәктәбенең туган тел генә түгел, ә рус телләрен дә укыткан оештыручы-педагогы Венера Ибукова өлкәдә инде таныш шәхес. Ул ирешкән уңышлар турында күпләр хәбәрдар. Менә бу юлы да, бәйгенең тәртибе буенча, читтән торып үткәрелгән 1 нче турга җибәрелгән материаллары игътибарга лаек. Хәзер укытучы универсал белгеч булырга тиеш. Фәнни эшен дә алып барсын, классы да алдынгы булсын, сәләтле укучылар белән дә эшләсен, берничә фәнне дә укытсын һәм эш нәтиҗәләре матур итеп бергә туплансын да. Ә Венераның “Киләчәккә адым” фәнни-практик конференциясендә, олимпиадаларда, башка бәйгеләрдә алган диплом, мактау кәгазьләре шактый, Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясендә аспирантурада да белем ала ул.

– Бу ярыш турында ишетүгә, уку елы башыннан ук әзерләнә башладык. Якуб аганың иҗатын тагын бер кабат укып, анализлап чыктык. Үземнең “Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син” дигән темага алып барылган мастер-классым да күренекле якташыбызның ике хикәясенә нигезләнгән иде. Эчтәлекле презентациямне җыр-шигырь белән дә бизәргә тырыштым, – дип сөйләде ул җиңүдән соң. – Мондый бәйгеләр, очрашулар сирәк оештырыла татар теле укытучылары өчен. Тәҗрибә тупларга мөмкинлекләр азрак, алай да эзләнеп, табып яңалыкларны кулланырга, телебезне - әдәбиятны укыту методларын яңартырга, камилләштерегә тырышабыз. Авылда гел татарлар яшәгәнгә, телләрен өйрәнергә теләмәүчеләр юк, булмас та дип ышанам.
Җиңүчеләр
Җиңүчеләр

“Саз артындагы Вәчир авылыннан килгән Гөлшат Турышева да бик яхшы дәрес күрсәтте, - диде жюри әгъзасы Гүзәлия ханым. – Аның интерактив тактасы да, слайдлары да, балалар белән эшләү методлары да укытучының белемен күтәрү юнәлешендә күп эшләгәнен күрсәтеп тора иде. Ә инде төрле бәйгеләргә йөрү, мәктәпнең юлсыз төбәктә урнашуы сәбәпле, бик авырдыр дип уйлыйм”. Түбән Тәүде районының Киндерле мәктәбенә Татарстанның Кайбыч районыннан килгән тәҗрибәле егет Илһам Хәйруллин да сынатмады, тик әлегә атнасына ике сәгать туган телгә бирелгән дәресләрдә нәтиҗәле белем бирү серләренә төшенәсе бар аның. Монда материалны кыска һәм шул ук вакытта укучы күңеленә барып җитәрлек итеп аңлата, җиткерә белергә кирәк шул.

“Татар укытучылары династияләре” номинациясе аеруча күп тамашачыны җыйды. Чөнки өлкәбездә дан казанган мөгаллимнәр нәселләре аз түгел, әлбәттә инде аларның укучылары да җитәрлек. Сигез нәсел тарихын чагылдырган төсле, аеруча осталык белән эшләнгән презентацияләрдә тулы бер чор сурәтләнгән. Халыкка аң-белем таратучылар өлкә, район мәгариф бүлекләре тарафыннан төрле авылларга җибәрелгәннәр, шуңа да педагогларыбыз күпләргә таныш, якын. Рәхмәтуллиннар, Рябиковлар, Шамратовлар, Хәбирьяновлар, Тишкаев-Хисмәтуллиннар турында сөйләүчеләр дипломнарга, махсус бүләкләргә ия булдылар.
Татар укытучылары династиясе бәйгесендә
Татар укытучылары династиясе бәйгесендә

Төрле мәктәпләрдән килгән укучылар өчен быелгы “Сыерчык” бәйгесе өлкәбезнең танылган язучысы Якуб Зәнкиев тормышы һәм иҗатына багышланган иде. Яхшы әзерлекле булулары сизелә - бирелгән 15 сорауга да җаваплары әзер. Тик аерым үзенчәлекләрен искә алганнан соң, 1 урын өлкәдә актив укытучыларның берсе Гүзәл Колмәмәтова әзерләгән Тубыл районының Санникова урта мәктәбеннән килгән “Мирас” командасына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарны үзе дә җиңү яулаган Венера Ибукова җитәкләгән “Тугыз кызлары”, Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбенең “Дуслык” (җитәкчеләре Халидә Кирамова) төркемнәре алдылар.

Телне үстерүгә, сыйфатлы белем бирүгә, туган телгә, укытучы һөнәренә ихтирам тәрбияләүгә корылган бәйгеләр яхшы, әлбәттә. Алар укытучыга көч, ышаныч, өмет биреп торалар.

“Ә инде менә милли телләрне ата-ана теләге белән генә укыту турындагы яңа канун татар мәгарифенә нык аяк чалачак. Халкыбыз туган тел кирәклеген аңлап, баласының татар телен дә укуын теләрлек рухи үсешкә ирешмәгән әле. Без милли телләр укытуны мәҗбүри итәргә омтылган вакытта, ата-ана теләгенә генә кайтарып калдыру – башка сыймаслык хәл. Әлбәттә, күп ата-ана бу канунны бик теләп файдаланачак һәм туган телне өйрәнү бөтенләе белән гаилә кысасына гына кайтып калачак”, - диделәр укытучылар бертавыштан. Дәүләт җитәкчеләребез милләтләргә карата андый рәхимсез кануннар кабул итмәсләр дип ышанабыз, дип тә өстәделәр.
Тугыз мәктәбенең фольклор төркеме бәйгедә чыгыш ясады
Тугыз мәктәбенең фольклор төркеме бәйгедә чыгыш ясады
XS
SM
MD
LG