Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джакартада су басудан 11 кеше һәлак булды


Индонезия башкаласы Джакартада су басудан 11 кеше, шул исәптән ике бала һәлак булды. Шәһәрдә 18 меңләп кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Транспорт хәрәкәте бозылды.

Су басуга 15 гыйнварда башланган көчле яңгырлар сәбәпче.

Полиция кешеләрне эвакуацияләү өчен кимендә 40 кабартыла торган көймә китергән.

Төзекләндерү эшләрендә йөзләрчә хәрби катнаша.

Бу соңгы биш елда Индонезиядәге иң зур су басы. 2007 елда су басудан 50 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG