Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камышлыда татар теле бәйгесе узды


Татар теле бәйгесе
Татар теле бәйгесе

Камышлыда 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле буенча олимпиада узды. Бәйгегә төрле авыллардан 27 мәктәп баласы килгән иде. Шул ук ярышта сәнгатьчә шигырь уку да урын алды. Камышлы, Похвистнево, Шентала районнарыннан һәм Самарның “Яктылык” мәктәбеннән татар телен оста белгәннәр катнашты.

9 сыйныф балалары арасында беренче урынны “Яктылык”тан Айгөл Нурзиянова алды. Икенче урынга Денистан Алина Гарифуллина лаек булды. Өченче урынга “Яктылык”тан Мәрьям Сөләйманова лаек дип табылды.

10 сыйныфлардан килгәннәр арасында беренчелекне “Яктылык”тан Элвира Нигъмәтуллина алды. Икенче урында Иске Ярмәктән Ринал Мәрдәнов. Өченче урынны Яңа Усман урта мәктәбеннән Элвира Шәвәлиева алды.

11 сыйныфтагы укучылар арасында да иң алдынгылыкны “Яктылык” яулады. Элвира Йосыповага тиңнәр табылмады. Икенче урында Камышлы урта мәктәбе кызы Алина Сабирова. Өченче урынны да Камышлыдан Филат Гыйлаҗевка бирделәр.

Сәнгатьчә шигырь уку бәйгесе
Сәнгатьчә шигырь уку бәйгесе
Һәр елны олимпиадага сәнгатьчә шигырь уку кертелә. Беренчелекне Камышлыдан Алисә Сабирова алды.

Денистан килгән Лилия Галиуллина үзе иҗат иткән шигырьләрен укып бүләккә лаек булды.

Барлык призлы урыннарга да бүләкләрне алырга акчаны гомеренә татар теле укыткан, хәзерге көндә лаеклы ялдагы мөгаллимә Алия ханым Шәкүрова биргән. Призларны әнисе исеменнән улы Ильяс Шәкүров тапшырды.

Олимпиада кысаларында татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” билгеләнде. Бәйгегә өлкәдән алты укытучы килгән иде. Алар Камышлы урта мәктәбендә төрле сыйныфларда ачык дәресләр үткәрделәр.

Баш бүләкне һәм “Ел укытучысы” исемен Камышлы урта мәктәбе мөгаллимәсе Тамара Хисмәтовага бирделәр. Тамара ханымның ачык дәресе “Кеше кайчан матур була?” шигаре астында узды.”Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Тамара Хисмәтовага компьютер бүләк итте.

Гомумән, бүләкләр күпләп таратылды. Аларның барчасын да Ильяс әфәнде оештырды. Олимпиадага килгән барлык кешене дә үз акчасына Ильяс Шәкүров сыйлады. Шулай итеп, авыз тутырып әйтә алабыз: бүгенге көндә татар теле олимпиадалары һәм “Ел укытучысы” бәйгесе тик татар байлары җилкәсендә генә тора. "Дәүләт бабай"га телең кирәкми, үзең генә кирәк, хезмәт аты гына кирәк.
XS
SM
MD
LG