Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдә Ягъфәров укулары узды


Пермь төбәге Барда районында җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Рәшит Ягъфәров истәлегенә багышлап дүртенче тапкыр Ягъфәров укулары узды.

Быелгы укулар ике өлештән торды дип хәбәр итә татар конгрессы. Көннең беренче яртысында Рәшит Ягъфәровның Русия халыкларының этник мәдәниятләрен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше темасына фәнни-гамәли конференция узды.

Көннең икенче яртысында исә “Сабан туе мизгелләре” фольклор фестиваль-бәйгесе үтте. Монда Рәшит Ягъфәров һәм крайның үзешчән композиторлары, шагыйрьләре әсәрләре тәкъдим ителде һәм өч номинациядә бәяләнде: фольклор композицияләр, вокал сәнгате, халык авыз иҗаты (проза, шигърият).
XS
SM
MD
LG