Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булат Владимир татарларына сукмак салды


Булат Владимир татарларына сукмак салды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:24 0:00

Булат Владимир татарларына сукмак салды

Владимир татарларына татар теле дәресләре уздырып кайткан Казан укытучысы Булат Ибраһимов Азатлык радиосына бу сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Владимир шәһәрендә үткән бу курслар өч төркемгә - балалар төркеме, өлкәннәр төркеме һәм яшьләр төркеменә бүлеп оештырылган. Булат андагы җирле татарларга татар теле һәм әдәбияты буенча дәресләр уздырган, төрле семинарлар оештырган.

“Владимир шәһәрендә татар теле, татар тарихы, татар әдәбияты курсларына йөрүче татарлар берүк вакытта мәчеткә дә йөриләр, дин белән кызыксыналар. Гомумән дәресләргә йөрүчеләр милләткә битараф булмаучылар иде. Курсларга күпләп кеше килде дип әйтә алмыйм. Моны әлеге курслардан күпләрнең хәбәрдар булмавы белән аңлатырга мөмкин. Әмма дәресләргә йөрүчеләр бик актив булды. Дәресләрдә татар теле, тарих, мәдәният темаларында хәйран гына сораулар да ишетергә туры килде. Кулымнан килгәнчә барлык белемемне эшкә җигеп дәресләрне файдалы уздырырга тырыштым”, ди Булат.

Ибраһимов сүзләренчә, Владимир татарлары күбрәк әдәби татар теле белән кызыксынган.

“Безнең татар теле диалектларга таркалгач дөньяга таралган татарлар бер-берсен аңламыйлар. Ә менә бөтен татар да әдәби телдә сөйләшсә татарлар үзара тагын да яхшырак аңлаша алырлар иде”, ди ул.

Булат Ибраһимов Татарстаннан читтә яшәгән татарларның киләчәген өметле күрә. “Тарихта һәр кешенең, һәр халыкның үз урыны бар. Һәм бу урынны башкалар алыштыра алмый. Төрле сәясәт тә, без бетәбез дигән уйлар да моңа сәбәп була алмый. Телебез бетсә дә без халык, милләт буларак бетмәячәкбез”, дип саный ул.

“Бу сәфәрнең әлегә нәтиҗәсе булды дип кистереп әйтеп булмый. Әмма Владимир татарларының “Бәхет” оешмасы минем бу эшчәнлегемне олы юлга бара торган бер сукмак дип бәяләде. Бу сукмак бетмәсен һәм алга таба бу сукмак зур юлга әверелсен иде дип калдылар”, ди Булат.

Булат Ибраһимов Владимир шәһәре татарларына күрсәткән кебек ярдәмне Русиянең башка өлкәләрендә яшәүче татарларга да кулдан килгәнчә күрсәтергә әзер булуын әйтә.

“Идел” яшьләр үзәге мондый сукмакны салырга әзер, ләкин юлны анда яшәгән кешеләр үзләре салып бетерергә тиеш булачак”, дип саный Булат.

"Идел" яшьләр үзәге хезмәткәре Булат Ибраһимов быелның 18 гыйнварында татар телен укыту өчен Владимир өлкәсенә киткән иде.

Казаннан татар теле укытучысын җибәрүне сорап “Идел” яшьләр үзәгенә Владимир шәһәренең “Бәхет” татар яшьләре оешмасы мөрәҗәгать иткән булган.
XS
SM
MD
LG