Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тукай исемен йөрткән филармония татар теленә төкереп карый"


Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залы
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залы

Татар филармониясенең интернеттагы сайты да, Facebook-тагы бите дә татар телен бар дип тә белми. Эшмәкәр, маркетолог Алсу Исмәгыйлева фикеренчә, бу хәл, бер яктан, татар телен санламау булып торса, икенче яктан, үз эшләренә үзләре үк аяк чала.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан филармония Facebook-тагы үз битендә урысча котлау урнаштырды. Бу хәл элек журналист булып эшләгән, хәзер эшмәкәр-маркетолог Алсу Исмәгыйлеваның күңеленә хуш килми һәм ул аларга шелтә белдерә. Озак та узмый аңа филармониядән җавап та килеп төшә.

"Без татарча анлыйбыз, укыйбыз, язабыз... Кызганмагыз зинхар! Лэкин, безнен илдэ татарлар гына тюгель, торле халык яши. Безнен эшебез – ботен кешегэ анлатырлык телдэ информацияне ильтергэ" (филармониянең Алсуга җавабы үзгәртелмичә бирелде).

Әлеге тәнкыйтьтән соң филармония Исмәгыйлеваны һәм аны хуплаган тагын берничә кешене үз сәхифәсенә кертми башлый. Аларга кара тамга сала.

Алсу Исмәгыйлева
Алсу Исмәгыйлева
"Татарстан данын яклый торган филармония үзенең хәбәрләрен ни өчен Татарстанның дәүләт телендә язмый ул? Рәсми сайтлары да иң беренче чиратта татарча булырга тиеш. Миңа язган җавапларын да карап кара инде. Шулай язарга тиешме Габдулла Тукай исемен йөртүче филармония?" ди Исмәгыйлева. Аның фикеренчә, бу хәл татарга төкереп карау булып тора. Шул ук вакытта Исмәгыйлева башка зур ширкәтләрнең татар теленә хөрмәт белән каравын әйтә.

"Узган атнада мин "В контакте" сайтында Тинькофф банкының татарча рекламын күреп алдым. Русчадан сүзе-сүзгә тәрҗемә ителгәнгә, бернәрсә дә аңлашылмый иде. Шуннан мин боларның маркетинг бүлегенең электрон адресын табып хат яздым. Хатымда, сез минем телне бозгансыз, ник алай иттегез, татарча язуыгыз үзе әйбәт тә, әмма дөрес язарга кирәк, дип шелтә белдергән идем. Болар миңа гафу үтенеп хат язганнар, хезмәттәшлеккә чакырганнар, тәрҗемәчеләр таба алмассыз микән дип үтенгәннәр. Хәзер безнең арада конструктив диалог башланды. Мин аларга үз эшләрен татар телендә дә җәелдереп җибәрергә ярдәм итәргә булдым. Ә филармониядәгеләр Римма Бикмөхәммәтова белән икебезне үзләренең дуслары исемлегеннән сызып ташлаганнар да котылмакчы булганнар", ди Исмәгыйлева.

Филармониянең Facebook-тагы бите
Филармониянең Facebook-тагы бите
Филармония социаль челтәрләрдә дуслары аз булуга зарлана. Бу хакта ачыктан-ачык итеп әйтеп, Facebook-тагы битләренә урысча язма да урнаштырылган. "Безнең төркемдә 600дән артыграк кеше бар. Төрле шәһәрләрнең филармонияләре булдырган төркемнәр арасында без 36-нчы урында булганга, Казан һәм Татарстан данына куркыныч яный. Сезне үзебезнең төркемгә чакырабыз", дип язылган анда.

Исмәгыйлева Татарстандагы күпләгән ширкәтләрне, шул исәптән филармонияне дә эш рәтен белмәүчеләр буларак бәяли. Татар теленә мөнәсәбәтләре тискәре булганда артык зур уңышка ирешә алмаячакларын да әйтә.

Филармония сайтының беренче бите
Филармония сайтының беренче бите
"Безнең Татарстандагы банклар, ширкәтләр, мәдәният оешмалары татар теле белән үзләрен танытып, кешеләрне җәлеп итеп, тауар сатып булганны аңламый. Мин моңа шаклар катам. Минем белән хезмәттәшлектәге зур ширкәтләр исә үзләрен татарча тәкъдим итәргә тели. Бер хәлне генә мисалга китерәм. Пластик тәрәзәләр сатарга кирәк иде. Мин аларга татар телендә реклам башларга тәкъдим иттем. Татарча реклам башлауга тәрәзәләре сатыла башлады. Ә безнекеләр, филармония кебекләр, тәнкыйтьне кабул итә алмыйча, исемлектән сызып ташлап, татар теле кирәк түгел дип инанып яши бирәләр һаман. "Яндекс", "Билайн", "Мегафон" кебек эре ширкәтләр татарчаны да үз итә. Алар артыннан "Сбербанк" татарча сөйләшә башлады. Үзебезнекеләр алар – тинтәкләр", ди Исмәгыйлева.

Филармония мөдире Кадим Нуруллин сүзләренчә, Facebook-тагы битләрен татарча белмәгән кеше алып бара. Исмәгыйлева белән килеп чыккан күңелсезлекне тикшерергә вәгъдә итте ул. Бу хәл турында Нуруллин әле ишетмәгән булган. Интернеттагы рәсми сайтларының да, Facebook-тагы битләренең дә татарча булмавына килгәндә, Нуруллин “булмастай эш түгел дә инде ансы”, дип әйтә.

Кадим Нуруллин
Кадим Нуруллин
"Игъланнарны, хәбәрләрне татар телендә бирә алабыз, анысы сүз дә юк. Өстән кушып эшләнгән эш тә түгел бу. Шулай кереп киткән гадәт кенә. Сайтның яңасы эшләп куелган килеш тора. Аны яңа система белән берлектә гамәлгә генә кертәсе бар. Без Екатеринбурдан яңа бер програм алырга йөрибез. Шуңа күрә иске сайтны яңарткан да юк. Бу яңа програм билет сату белән бәйле. Аның үзенең төркеме (базасы) бар. Мисал өчен Екатеринбур филармониясендәге төркемдәге 37 мең кеше һәрдаим концертлар турында яңалык алып утыра. Без дә шундый эшкә алынырга йөрибез", диде Нуруллин. Аның фикеренчә, яңа сайт эшләп китсә, татар теленә дә игътибар булачак.

Шулай да ул филармония татар телен бөтенләй үз итми дигән сүзләр белән килешми. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбленең сайты татар телендә дип белдерә. Әмма филармониянең үз сайтындагы биттә фольклор ансамбле турында урысча язылган, ә татарча мәгълүмат кыска бирелгән, татар хәрефләре укылмый.

Нуруллин сүзләренчә, хәзер филармониядә аена 38-ләп тамаша булып тора. Аның 70-75%-ы татарча концертлар.
XS
SM
MD
LG