Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама изоляторында дүрт кеше ачлык игълан иткән


Түбән Каманың вакытлыча тоткарлау изоляторында узган елның декабрендә наркотик сатуда шикләнелеп тоткарланган дүрт кеше ачлык игълан иткән. Бу чараны алар дүшәмбе башлаган һәм аларның берсе үзенең кан тамырларын кисәргә тырышкан.

Тоткарланучыларның туганнары фикеренчә, узган атнада мәхкәмә бу кешеләрне сак астында калдыру карарын чираттагы тапкыр озайткан. Шуңа да карамастан аларга карата бернинди сорау алу эшләре алып барылмый икән. Тоткарланучылар шикаять белән прокуратурага мөрәҗәгать иткән.
XS
SM
MD
LG