Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бизнесмен Борис Березовский вафат


Борис Березовский
Борис Березовский
Британиядә Борис Березовскийның вафат икәнлеге шимбә кич билгеле булды.

Бизнесмен Лондон вакыты белән 11 сәгатьтә кинәт вафат булган. Бу хакта Березовский гаиләсенең әгъзасы "Интерфакс"ка хәбәр иткән. Бизнесменның адвокаты Александр Добровинский да, Борис Березовский вафат дип, Лондоннан хәбәр итүләрен белдерә. Адвокат мәетнең кем тарафыннан һәм кайда табылуын әйтүдән баш тарткан.

Добровинский "Россия 24" телеканалына әңгәмәдә, 67 яшьлек бизнесмен үзенә кул салган, дип белдерде.

2000 елдан Березовский Британиядә эмиграциядә яшәде. Русия президенты Владимир Путинны тәнкыйтьләде. Русиядә бизнесмен күпләгән җинаятьләрдә гаепләнде һәм читтән торып аңа төрмә җәзасы бирелгән иде.


XS
SM
MD
LG