Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан оркестры яһүд көйләрен башкарачак


Татарстан эчке эшләр министрлыгының мәдәният йорты оркестры 14 апрель көнне беренче тапкыр "Иерусалимнан юл" исемле тамаша куеп яһүд көйләрен башкарачак.

Тынлы оркестр җитәкчесе Марат Кадыйров сүзләренә караганда, концерт вакытында төрле жанрларда музыка уйналачак. Ике сәгатьлек программаны дирижер үзе төзегән. Мондый концерт кую нияте Израилгә 10 көнлек сәфәрдән соң туган.

"Мин татар, мөселман, мәчеткә йөрим, намаз укыйм. Ләкин мин музыкант буларак сәяси һәм милли чикләрдән өстен. Ходай миңа музыка сәләтен биргән, минем өчен чикләр юк. Шуңа күрә миңа бу мәсьәләдә башкаларга караганда җиңелрәк. Мин һәр милләт һәм аның музыкасын үз итәм", диде Марат Кадыйров журналистларга.

Концертны оештыруга "Хэсэд Моше" исемле яһүд фонды да үз өлешен кертә. Тамаша Казанның Менжинский исемендәге мәдәният йортында үтәчәк.
XS
SM
MD
LG