Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

13 апрель көнне Алабугада студентлар һәм укучыларның “Каурый каләм” исеме астында узган иҗади эшләренә йомгак ясалды. Әлеге чарада Татарстан район-шәһәрләреннән тыш Башкортстан, Пермь крае, Самар, Омски өлкәсеннән татар студентлары һәм мәктәп укучылары катнашты.

Бәйгене КФУның Алабуга институты татар филологиясе укытучылары, галимнәре оештырган. Бу чараның шартлары буенча Русиянең теләсә кайсы төбәгендә укучылар татар телендә үзләренең иҗади хезмәтләрен белгечләр бәяләвенә җибәрергә тиеш була. Махсус комиссия карамагына 53 студент һәм укучы баладан 140тан артык иҗади язма килеп ирешә. Шушы хезмәтләргә бәя бирү, җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Җибәрелгән иҗат эшләрен бергә туплап, китап итеп чыгару мөмкинлеген дә тапканнар. Китап 238 битле булып, 300 данәдә басылган.

Иҗади бәйгедә катнашучыларны теркәү барган вакытта без шушы чараны оештыручыларның берсе булган Фәридә Габидуллинага мөрәҗәгать иттек.

Фәридә ханым, Алабуга институтында бүген бәйрәм төсмерләре дә күренә. Катнашучыларда каушау, борчылу галәмәтләре сизелми. Шушы бәйгенең эчтәлегенә, максатына үз бәягезне бирсәгез иде?

Фәридә Габидуллина

Фәридә Габидуллина

– “Каурый каләм” бәйгесе быел өченче тапкыр уза. Аның беренчесе 2011 елда Татарстан мәктәпләренең унынчы сыйныфларында укучылар арасында гына үтте. Быел менә географиябез тагын да киңәеп, бәйгене бөтенрусия дәрәҗәсендә уздырабыз. Тагын бер үзенчәлек – быел укучылар гына түгел, студентлар да иҗади эшләрен җибәрде.

КФУның Алабуга институты бинасы

КФУның Алабуга институты бинасы

Бүген безнең институтка килүчеләр арасында Башкортстанның Уфа каласыннан, Чакмагыш районыннан, Пермь краеның Барда, Октябрь районнарыннан, Самар өлкәсенең Тольятти каласыннан килүчеләр дә бар. Әлбәттә инде бу бәйгедә катнашучыларның күпчелеген Татарстан шәһәр-районнары укучылары һәм студентлары тәшкил итә.

Катнашучы укучылар нигездә унынчы сыйныфларда укыса, студентларның яшьләре чикләнмәгән, алар 1-5 курсларда белем алалар. Бәйге эшләрен дүрт номинация - шигърият, проза, публицистика һәм халык иҗаты юнәлешләрендә кабул иттек. Минемчә, безгә ирешкән иҗат эшләренең сыйфаты елдан-ел яхшыра. Алар арасында Тукайга багышланган язмалар аеруча күп.

Бәйгедә катнашучылар

Бәйгедә катнашучылар

Сәләтле балаларның барлыгын белеп, аларның әсәрләрен укып, әлбәттә, шатландык. Студентлар үзләрен публицистикада, прозада күбрәк сыный. Укучыларның кечкенә генә әкияттә, шигырьләрдә татарча фикер йөртүен, без күреп бетермәгән күренешләргә игътибарлы булулары да сөендерде. Безгә җибәрелгән табышмаклар да кызыклы иде.

Инде бәйге максатына килсәк, анысы укучылар, студентлар арасында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту, татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау, үстерү юнәлешен бирү. Шушы юл белән сәләтле, булдыклы яшьләрне барлап, табып, аларга КФУның Алабуга институтында белем бирү мөмкинлеген дә өйрәнергә кирәк.

Чит төбәкләрдә яшәүче студент, укучыларның иҗатлары ничегрәк бәяләнде?

– Пермь крае укучылары узган елгы бәйгедә дә катнашкан иде. Барда районы Каенавыл мәктәбе безнең база мәктәбе дә санала. Хезмәттәшлек итәбез. Бу яклардан килгән эшләр, язмалар Татарстан укучыларыныкыннан берничек тә аерылмый. Миллилекләре ягыннан хәтта югарырак та торалар дияр идем.

Шушы чарага килүчеләр теркәлү узганнан соң иҗади бәйгенең ачылу тантанасы булды. Анда Алабуга институтының татар филологиясе факультеты деканы, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев котлау сүзләрен ирештерде, бүгенге уку-укытуның торышы белән дә таныштырды.

Альберт Нигамаев

Альберт Нигамаев

– Ерак аралардан килгәнсез, рәхмәт. Сезнең иҗат эшләрегезне дә зур кызыксыну белән карап чыктым. Анда искиткеч шигырь, хикәяләр, башка юнәлештәге эшләрне күрдем. Кеше беренче чиратта ана телен яхшы белергә тиеш. Бүген бирегә килүчеләрнең күпчелеген бездә укучылар итеп тә күзаллыйм. Безнең күңел киң, барыгызны да сыйдыра ала.

Факультетыбыз үсә, төшеп калганнардан түгел. Элек башка җиргә укырга керә алмасаң, татфакка барырсың диләр иде. Хәзер татфакка урамнан йөгереп килеп кенә кереп булмый. Бездә конкурс. Гомер булмаган хәл. Әйе, талантлы абитуриент җыю хәзер зур проблем. Ата-ана мәктәптәге баласына “яхшы укысаң, Мәскәү, Петербур, Истанбул югары уку йортларында укырсың”, дип тукып тора. Туган җирдә укыту турында сүз алып бармыйлар, читкә җибәрү турында хыялланалар. Читтә укыган бала кире туган якларга әйләнеп кайтырмы? Иллегә-илле, йә кайта, йә юк. Анда калды икән, туган тел онытыла. Ректорыбыз Илшат Гафуров әйтмешли, балаларны үзебездә калдырырга кирәк.

КФУда төрле һөнәр алу мөмкинлеге тудырылган. Кызганыч, хәзер Мәскәүдә бюджет урыннарын кыскарту турында сүзләр йөри. Министр Ливанов һуманитар юнәлештә бюджет урыннарын ике тапкыр азайтырга тәкъдим итте. Без аның сүзләренең тормышка ашмавы ягында. Әлегә укулар элекке тәртиптә барачак. Читтән торып укучылар өчен бюджет урыннары акрынлап бетәчәк. Укырга теләге булган кешегә бездә бик күңелле булачак, үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре дә бик зур, диде Альберт Нигамаев.

Гомәр Даутов

Гомәр Даутов

Дүрт секциядә утырышлар булып, анда иҗади эшләргә бәя бирелде, фикер алышулар оештырылды. Публицистика секциясе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутов әйтүенчә, бу юнәлештә егерме бер иҗади эш кабул ителгән. Проза секциясендә 18, халык иҗатында 8 автор катнашса, шигърият секциясе иң күләмле, 51 кеше катнашуы белән аерылып торды.

Проза секциясе

Проза секциясе

Иҗади бәйге йомгаклары буенча Алабугадан Галләмова Язилә, Галләмова Альбина, Пермьнән Кучукбаева Ләйсән, Әгерҗедән Хәмидуллин Марсель, Чакмагыштан Еникеева Юлия һәм тагын кайбер катнашучыларның иҗатлары аеруча югары бәяләнде.

“Каурый каләм” бәйгесенә җибәрелеп, шул исемдә чыккан җыентыктагы язмаларда милли рух чалымнары да сизелә. Сарман урта мәктәбе укучысы Афанасьева Эльвираның “Мин – татар” дигән шигырендә мондый юллар бар:

Җыентык

Җыентык

Мин - татар дип сөйләп йөреп кенә
Төшерәбез татар данын без.
Эш күрсәтик, менә шул чак кына
Күтәрербез татар данын без.

Ә мин - татар, чын күңелдән,
Горурланып әйтәм бу сүзне,
Туган илне, телне, табигатьне
Яратырга чакырам мин сезне.
Җыентыкка КФУ студенты Әхмәтова Гүзәлнең күп кенә табышмаклары да кергән. Менә аларның кайберләре:

Җиде исемгә ия
Урталыкка "м" керә
Берсе артыннан берсе
Чиратлашып сикерә.

... Дүрт баһадир бер атта
Торалар һәрчак сакта.

Әлбәттә, бу табышмакларның җаваплары да күрсәтелгән. Гүзәлнең ни әйтергә теләвен укчыларыбыз үзләре дә аңлар дигән өметтә калабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG