Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан парламенты республика башлыгын парламентта сайлау канунын раслады


Дагыстан парламенты республика башлыгының турыдан-туры халык тарафыннан сайлануын булдырмау турында канунны хуплады.

Пәнҗешәмбе көнне тавыш бирүдә 74 депутат яңа канунны хуплап, тугызы каршы тавыш бирде, өч депутат бер якка да кушылмады. Бу канун нигезендә республика башлыгы парламентта сайланачак.

Гыйнвар аенда Русия президенты Дагыстанның вакытлы җитәкчесе итеп Рамазан Абдулатиповны билгеләгән иде.

Былтыр Русиядә халык ризасызлыгы дулкыны күтәрелгәч Русия җитәкчелеге төбәк башлыкларының турыдан-туры халык тарафыннан сайлануын кайтаручы канун чыгарган иде.

Бу шимбәдә Ингушетия парламенты да республика җитәкчелегенең халык тарафыннан сайлануын бетерү турында канунны караргы җыена.

Ингушетиянең яңа җитәкчесен сайлау бу елның сентябрь аенда үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG