Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Халыкара матбугат иреге көне Башкортстанда сизелми генә үтте. Хәтта рәсми хакимиятләрне тәнкыйтьләүче оешмалар һәм фиркаләр дә ниндидер чаралар оештырмады бу көнне.

Башкортстанда матбугат азатлыгы булмау турында соңгы 20 елда күп сүз булды. Мортаза Рәхимов хакимияткә килгән беренче елларда республикада милли рух күтәрелеше еллары иде. Шул чакта республикада яңа матбугат басмалары дөнья күрә башлады. Аеруча башкорт телендәге мәгълүмат чаралары күп матди ярдәм алды һәм башкорт милли рухын күтәрү буенча барлык мөмкинлекләрне эшкә кушты.

Рамил Бигнов

Рамил Бигнов

“Әмма бәхет озакка бармады, - ди республикадагы киң билгеле эшкуар, татар милли оешмаларын берләштереп, көрәш юлына баскан Рамил Бигнов. - Хакимияттә озак утыруның тискәре яклары кыйтганың һәр почмагында бертөсле. Шәхес шөһрәте, кагылгысызлык галәмәтләре Башкортстан түрәләрен дә эчтән кимерә башлады. Хөкүмәт акчасына чыгучы гәзитләр, эфирга чыгучы телевидение һәм радио “музыка өчен акча түләүчеләргә” мәдхия җырлый башлый. Ә инде уңай якка гына сыпыручы журналистлар элиталы йортлардан фатирлар алды, югары кәнәфиләргә үрләде”.

“Мортаза Рәхимовның президентлыктан китүенә дә өченче ел, ә Башкортстан матбугаты, төрле тикшеренү үзәкләре йомгакларына караганда, ни өчен һаман да ирексез булып кала?”, дигән сорауга республикадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков җавап бирә.

Илдар Габдрафыйков

Илдар Габдрафыйков

“Журналистлар һәм аларның җитәкчеләре президент алмашынуны сизми дә кала, - ди Илдар әфәнде. - Чөнки газеталарның мөхәррирләре, радио һәм телевидение түрәләренең үзаллы эшли алу сәләте юк. Күп урында Мортаза Рәхимовны мактаган еллардагы баш мөхәррирләр һаман да шул ук басмаларда җитәкчелек итә. Ни кушсалар, шуны эшләргә күнеккән мөхәррирләр башканы теләми дә. Аларга җылы урында тыныч кына эшләп йөрү кулай”.

Башкортстан журналистлары хәзер үз бәйрәмнәрен елына ике тапкыр билгели. Берсе – Русия матбугаты көнендә, икенче тапкыр Башкортстан матбугаты көнендә – 14 июньдә. Республикада соңгы елларда киңкүләм мәгълүмат чаралары шактый нык кыенлыклар кичерде. Газета-журналларга язылучылар саны кискен түбән тәгәрәде, матбугатка ышаныч та сизелерлек кимеде.

Сүз дә юк, соңгы унбиш-егерме ел эчендә Башкортстанда йөзләрчә матбугат басмалары, электрон мәгълүмат чаралары эшли башлады. Аларның күпчелеге коммерцияне күз уңында тотып оештырылган. Ләкин матбугат басмаларының артуы аларның сыйфатына, укымлылыгына тәэсир итә алмаган дигән фикер туа. Бәйсез тикшеренү үзәкләре, социологик өйрәнү оешмалары фикеренчә, Башкортстанда соңгы елларда бәйсез матбугат басмалары бөтенләй дә юк.

Мәҗит Хуҗин

Мәҗит Хуҗин

“Президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, рәсми матбугатка соңгы берничә елда хөкүмәт тарафыннан шактый ярдәм күрсәтелә башлады, ләкин бу ярдәмне алуга ук алар рәсми хакимиятләрнең җырын җырларга мәҗбүр ителде”, дип белдерә Уфада моңа кадәр татар һәм рус телләрендә чыгып килгән бәйсез “Халык ихтыяры” исемле гәзитнең мөхәррире, профессор Мәҗит Хуҗин.

“Халык ихтыяры” гәзите хәзер башка кулларга күчкән. Аны хәзер җәнҗаллы билгеле башкорт милләтчесе, “Атна” нәшрият йорты директоры Артур Иделбаев (ул берара Башкортстанның матбугат министры урынбасары вазифаларын башкарганда бәйсез журналистларны кыйнавы белән мәгълүм) чыгара башлый икән. Ә гәзитне чыгару өчен финансларны республика хакимиятләре хилафлыкаларын фаш итүче дип саналучы медиамагнат Альберт Мөхәммәдьяров күчерә имеш.

Билгеле ки, төрле гаепләр тагылып, төрмәдә утырып чыккан Артур Иделбаев хәзер иректә. Сәяси таләпләр куймый гына бизнесын дәвам итә икән дигән сүзләр йөри. Ә алай булгач, Рөстәм Хәмитовка каршы оппозициядә торучы Альберт Мөхәммәдьяров белән нинди дуслык бәйли аларны? Бизнес кынамы, әллә инде бергә сәяси көчләрне туплау теләгеме?

Танылган галим Илдар Габдрафыйков фикеренчә, шунысы ачык – бүгенге көндә дә Башкортстанда сүз иреге, матбугат азатлыгы турында сөйләү урынсыз.

“Һәм тиз генә булырга да охшамаган ул, - ди Илдар әфәнде. – Төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да Мәскәүдәге хәяткә карап эш йөртәләр ич”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG