Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Чистайда теракт әзерләү эшенә бәйле мәхкәмә утырышы уза


Бүген Татарстан югары мәхкәмәсендә республикада террор һөҗүме әзерләүдә гаепләнүче ике кешенең эшен тикшерү башланды. Алар “Экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашу”, “Канунсыз рәвештә корал һәм шартлаткыч әйберләр әзерләү”, “Террор гамәлләренә әзерлек” һәм башка маддәләр белән гаепләнә.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Әхмәдуллин 2006-2007 елларда Пакстанның Вәзирстан виләятендә хәрби һәм дини белем алып кайтканнан соң Чистайда Вәлишин белән экстремистик төркем оештырган һәм Чистай эчке эшләр идарәсе бинасын шартлатырга, идарә хезмәткәрләрен үтерергә җыенган.

Гаепләнүчеләр үзләренә белдерелгән гаепләрне танудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG