Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русияне Сноуденны үзенә тапшыруны таләп итә


АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Русия һәм Кытайга Үзәк күзләү хезмәткәре Эдвард Сноуденның АКШка тапшырылуына комачауламаска кушты. Керри Мәскәүне халыкара кануннарны үтәргә чакырды. АКШ Русиягә соңгы елларда җиде сәяси тоткынны тапшырды, дип искә алды Керри.

Якшәмбе көнне Сноуден белән Эквадорның Русиядәге илчесе очрашты. Шуннан соң аның Эквадорда сәяси сыену сораячагы турында фаразлар туды.

Эквадор тышкы эшләр министры Рикардо Патино "хөкүмәт Сноуденның бу үтенечен тикшерәчәк", дип белдерде.

"Шереметьево" һава аланы иминлек хезмәте вәкиле Сноуденның бүген Һаванага китмәгәнен хәбәр итте. Башта аның Кубага китәчәге фаразланган иде.

АКШта Сноуден шпионлыкта гаепләнә. Күптән түгел ул АКШ махсус хезмәтләренең телефон һәм интернет кулланучыларын күзәтүнең яңа яшерен программалары турындагы мәгълүмат таратты.
XS
SM
MD
LG