Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Русияне машина салымы өчен мәхкәмәгә бирергә җыена


Европа Берлеге Русияне Дөнья сәүдә оешмасы мәхкәмәсенә бирергә җыена.

Берлекнең икътисад һәм финанс шурасы утырышында Русиянең читтән кертелгән машиналарны утильләштерү өчен салымны бетермәве турында сүз булган.

"Әлеге салымны бетерү өчен 1 июльгә кадәр вакыт бирдек. Моннан соң сәүдә тәртибен бозуны мәхкәмә тикшерәчәк. Русия - Дөнья сәүдә оешмасы әгъзасы, аның өчен кагыйдәләр башкалар белән бер", дип хәбәр итә "ИТАР-ТАСС".

Сәүдә оешмасы кануннары нигезендә оешмага кергән һәр илдә машина төзүче ширкәтләр тигез хокукларга ия булырга тиеш. Русия үзендә җитештерелгән машиналар өчен утильләштерү салымын җыймый.
XS
SM
MD
LG