Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләрен бәяләргә кирәк


Барак Обама
Барак Обама
Җомга АКШ президенты Барак Обама матбугат очрашуы вакытында Русия белән Кушма Штатлар арасындагы мөнәсәтләр турында да берничә сорауга җавап бирде.

Обама фикеренчә, Владимир Путин президент булганнан соң Русия ягыннан, салкын сугыш чоры стереотипларына нигезләнгән, АКШка каршы мөнәсәбәт ныграк сизелә башлаган. АКШ серен дөньяга чыгаруда гаепләнгән Эдвард Сноуденга Русиядә сыену бирү, ике ара мөнәсәбәтләр начаралануны күрсәткән бер мисал гына кына булып тора.
Обама "тын алырга", мөнәсәбәтләргә бәя бирергә һәм Кушма Штаталар өчен дә, Русия өчен дә файдалы карар кабул итәргә кирәк дип саный.

Обама Сочида булачак Олимпия уеннарында җенси азчылык вәкилләренең дә медаль алуын теләвен белдерде.
XS
SM
MD
LG