Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Укытучыларның август киңәшмәсендә хәзерге мәктәпләрдәге укыту алымнары замана таләпләренә җавап бирми дип Сингапурның Educare ширкәте белән хезмәттәшлекне киңәйтү игълан ителде.

Әлеге мәсьәлә хакында укытучыларның август киңәшмәсендә әйтелде. Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов: "Без әлегә кадәр мәктәп баласын алган белемне тормышта кулланырга өйрәтмибез. Мәктәп чыгарылыш укучысын көндәлек тормыштагы аңлашылгысыз хәлләрдә дөрес юл табарга әзерләргә тиеш. Чөнки тирә-яктагы чынбарлыкта әзер мәсьәләләр дә һәм, әлбәттә, аларга әзер җаваплар да юк. Шуңа күрә мәктәп балада уйлап эшләү, тәнкыйди фикерләү, креативлык булдырырга тиеш", дип сөйләде.

Казанда 19-нчы гимназия мөдире урынбасары, физика укытучысы Динар Габидуллин укытучы дәрес материалының бүген һәм иртәгә актуаль булачагына игътибар итәргә тиешлеген әйтте. "Без XXI гасырда, тирә-юнебездә мәгълүмат арта барган дәвердә яшибез. Технология зур адымнар белән алга бара. Бу барлык үзгәрешләр укыту процессына да үзгәрешләр кертүне таләп итә. Хәзер без мәгариф өлкәсендә ике иң мөһим сорауга җавап бирергә тиешле. Ул – нәрсә һәм ничек укытырга дигән сораулар. Educare ширкәтен чакырган өчен республикага, президентыбызга рәхмәт. Ул XXI гасырда ничек итеп нәтиҗәле укытып булганны күрсәтте. Укыту процессын югары сыйфатлы технологияләргә күчерергә. Баланың интернет, мобиль әйберләр аша чиксез мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Укытучы хәзер шундый шартларда эшли. Бала кайчан, нәрсә теләсә, шуны таба ала. Укытучының дәрескә кергәндә әлеге дәрес материалының бүген һәм иртәгә никадәр актуаль булуын билгеләве мөһим”, дип сөйләде Динар Габидуллин.

Сингапурның Educare ширкәте белән Татарстан инде өч елга якын хезмәттәшлек итә. Educare ширкәте проектында укучыларны бүгенге заман таләпләренә туры китереп, дәрес програмын яхшырак үзләштерерлек итеп махсус алымнар белән укыту карала. Татарстанның күп кенә укытучылары әлеге алымнарны өйрәнү курсларын узды. Сентябрь-декабрь айларында аларны тагын ун мең укытучы узачак.

Әлеге укыту алымы укучыларны шәхес итеп үстерүгә, аларны коллектив эчендә тәрбияләүгә басым ясый. Ягъни дәрестә кем белә, шул кул күтәрә түгел, ә һәр бала, үз чираты белән, сорауга җавап бирергә тиешле була. Укучы биредә тыңлаучы гына түгел, а катнашучы булып утыра. Балалар бер-бер артлы түгел, ә төркемләп, кара-каршы утырып эшли. Алар бер-берсе белән фикер алышып эшли ала. Educare ширкәте җитәкчесе Майк Тируман мондый алымның ни өчен кирәклеген аңлатты: “Укучылар 45 минут буе дәрестә укытучыны тыңлап утыра. Ә кайвакыт алар тыңлаган булып кылана, йокыга китмәскә тырыша. Алар укытучы сөйләгән мәгълүматны эшкәртми. Бәлки беренче биш минут алар безнең беләндер, әмма аннан соң сүнә алар. Укучылар кайчан сөйләшә алу мөмкинлеге туачагын көтеп утыра. Безнең белән дә шундый хәлләр була, әмма яшьләрдә ул ешрак. Шуның өчен укытучы гел сөйләп кенә торырга тиеш түгел. Чөнки баланың игътибарлылыгы кискен кими башлый.

Әгәрдә дәрестә балалар өйрәнми икән, димәк укыту уңышсыз. Шуның өчен без дәрестә балаларга өйрәнергә мөмкинлек бирергә тиеш. Әлеге процесста иң мөһим кеше – укытучы. Чөнки ачкыч нәкъ укытучы кулында. Теләсә кайсы укыту системы сыйфаты, аның укытучылары сыйфатыннан югары була алмый. Шуның өчен укытучылар – ул мәгарифнең мөһим өлеше.

Майк Тируман

Майк Тируман

Безнең тирә-юнебез бик тиз үзгәреп тора. Сездә телефоннар, айпадлар бар. Глобаль динамика икътисады бик тиз үзгәрә. Әгәр дә егерме ел элек без Европа, Америка, Япониягә юнәлгән булсак, хәзер без Кытай, Һиндстан, Русиягә юнәләбез. Чөнки алар үсә торган икътисадлар. Алар дөнья икътисади уенын үзгәртә.

Физика, химия, биология програмнары эчтәлеге бик мөһим, әмма ул гына җитми. Алган белемне куллана да белергә, яңа белемнәр тудырырга өйрәнергә кирәк.

Шуның өчен безнең укучылар креатив фикерләргә, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Алар зирәк, тирә-якка тиз яраклаша торган булырга тиеш. Безнең укучылар мәгълүматны алырга һәм аны анализлый да белергә тиеш. Мин мәктәптә укыганда Плутон планета иде хәзер инде ул планета түгел. Мәгълүмат үзгәрә, яңа белемнәр барлыкка килә – алар барысы да интернетта. Әмма интернеттагы әлеге белемне без ничек кулланачакбыз? Ничек ул белемне без үзебезгә эшләтә алабыз?

Безнең укытучылар буларак гаебебез – без балаларда кызыксынучанлыкны үтерәбез. Әгәр дә бала тугызынчы сыйныфта, дәрес вакытында сорау бирә икән, укытучы “бу дәрес темасына кагылмый, без бу хакта сөйләшмибез, без тестка әзерләнәбез”, диячәк. Мондый очракта без ничек яңа белемнәр тудыру турында сөйли алабаз", диде Майк Тируман.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG