Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Европа берлеге белән виза режимы җиңеләер дип ышана


Грузиянең Европа һәм Евроатлантика интеграция министры Алексий Петриашвили, әгәр Мәскәү Грузиянең Европа берлегенә ассоциациягә керү килешүенә комачаулап басым ясарга тырышса, Европа берлеге җавап чаралары күрәчәк, дип белдерде Петриашвили Брюссель Грузия ватандашларына виз алуны җиңеләйтер һәм тизләтер дип ышана.

Министр, виза алуны җиңеләйтү уңаеннан, Молдова мисалын китерә. Аның сүзләренчә, Мәскәү янаулары, аерым алганда, Днестр буе тирәсендәге низаг һәм Молдова таварларына эмбарго кертелгәнгә, Европа берлеге Кишиневка визаны җиңеләйтте һәм Молдовада эшләнгән шәрабләр кертүне арттырды.

Вильнюста узачак саммитта Грузия һәм шулай ук Молдованың Европа берлеге ассоциациясенә керү килешүе расланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG