Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Русия Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан Омскида үткән түгәрәк өстәл сөйләшүендә милләтара һәм динара тотрыклылыкны саклау мәсьәләләре каралды.

12 декабрьдә Русия Федерациясенең Конституциясен кабул итүгә 20 ел тула. Бу уңайдан Омскиның Дуслык йортында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

"Без күпмилләтле халык..." дип исемләнгән бу түгәрәк өстәл сөйләшүендә өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, "Бердәм Русия" фиркасенең Омски бүлеге җитәкчелеге, ислам һәм христиан диннәре әһелләре, мәгариф министрлыгы түрәләре, тәртип саклау оешмалары вәкилләре, милли-мәдәни, яшьләр һәм башка иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Чыгыш ясаучылар Конституциянең иминлекне, гаилә һәм ватанны яклаучы, шулай ук Русиянең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгытучы булуын аерым билгеләп үттеләр, Русия федерациясе президентының һәм хакимиятенең, шулай ук Омски өлкәсе хакимиятенең милләтара һәм динара тотрыклылыкны саклауга һәм ныгытуга юнәлтелгән эшен хуплап сөйләделәр.

"Омски өлкәсе күпмилләтлеге белән бай. Төбәктә милләтара тотрыклылыкны ныгыту, саклау өчен хакимият тә, иҗтимагый-сәяси, милли-мәдәни һәм яшьләр оешмалары да бихисап эшләр алып бара. Омски өлкәсендә бу мәсьәләләрнең чишелеше уңай баруы сер түгел, башка төбәкләргә дә үрнәк булып торабыз, үз чиратларында аларда безнең тәҗрибә кулланыла", дигән фикерләр әйтелде чыгышларда.

Сөйләшү барышында, өлкә хакимияте белән актив эшләүче күпсанлы милли-мәдәни оешмаларның булуы бик зур әһәмияткә ия, дип ассызыкланды.

Милли оешмаларга килгәндә, бүгенге көндә өлкәдә аларның саны алтмыштан артып китә. 20 милли-мәдәни мохтарият рәсми теркәлгән. Аларның дүртесе өлкә күләмендә эшләүче татар, казакъ, алман һәм яһүдләрнеке, уналтысы җирле – татар, алман, латышларныкы. Авыл-районнарда 32 урыс (славян) традицион мәдәният үзәге эшли. Украиннарның дүрт, казакъларның сигез мәдәният үзәге теркәлгән.

Татарларның Омски төбәгендә ике – өлкә һәм шәһәр мохтариятләре теркәлгән, Тевриз, Колосоу һәм Тара районнарында татар мәдәният үзәкләре эшли. Өлкәнең татарлар тупланып яшәгән башка авыл-районнарында, асылда, үзешчән сәнгать төркемнәр оештырылган һәм шактый уңышлы эшләп киләләр. Ә татарларның саны Омски өлкәсендә 41850 кешене тәшкил итә, һәм өлкәдә урыс, казакъ, украин, алманнардан соң бишенче урында тора.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә татарлардан ике милли оешманың вәкилләре һәм бер дин әһеле катнашты. Чыгыш ясаучы берәү генә – Себер ягы мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов булды.

Аерым алганда, мөфтинең чыгышында мондый фикерләр белдерелде:
"Без бик кызыклы, шул ук вакытта шактый катлаулы һәм хәвефле вакытта яшибез. Безнең илдә үз халкын, динен яратучы, ата-бабасын хөрмәт итүче кешеләр арасында башка милләт кешесен дошман күрүче бер генә кеше дә юк һәм булуы мөмкин дә түгел. Әлбәттә авырулардан башка.

Җәмгыятьтә әхлаксыз, үзен тупас, ачу китергеч, дорфа тотучылар булуы тынычсызландыра. Шундыйларның илебез халкына карата геноцидта катнашулары бик зур ризасызлык тудыра, ачуны китерә.

Тагын бер үзенчәлекле нәрсә – әгәр милли азчылыкка караган кешене кыйнасалар – бу милләтара ызгыш, әгәр алар Русия ватандашын, халыкның күпчелеген тәшкил итүче милләт вәкилен кыйнасалар – хулиганлык. Менә нәрсәдә аерма.

Хулиганга, җинаятьчегә нинди милләттән булуына карамыйча җәза бирелергә тиеш, демократик күпчелекнеме, азчылыкны тәшкил итүче халыктанмы – мөһим түгел, гаепле икән, җавап бирсен. Киресенчә булган очракта азчылык 282-нче маддәне куллана башлый. Ә бу инде милләтара ризасызлыкка, низаг тудыруга китерәчәк".

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе (ДУМ АЧР) каршында эшләүче Омски өлкәсе мөселманнары казыят идарәсе мөфтие Бота хәзрәт Бакуллин үзенең чыгышында, хәтта гаиләдә дә, балаларыңның берсенә син яхшырак, өстенрәк, икенчесенә син начар, дисәң, алар арасында ызгыш китәчәк. Барлык милләтләргә дә тигез карау – милләтара тотрыклылыкны саклауның бер мөһим шарты, дигән фикер белдерде.

Шәһәр хакимиятенең милли һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлек башлыгы Марина Штергер, балаларга яшьтән тәрбия бирергә кирәк, белгән нәрсә аңлаешлы булачак. Аерым милләтләрнең тарихы, мәдәнияте белән таныштыру файдалы, махсус дәреслекләр кирәк, видеодәресләр үткәрү зарур, дип чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл сөйләшүе өлкә халкына мөрәҗәгать кабул итү белән тәмамланды. Анда, аерым алганда, "Омски төбәгенең һәм безнең бердәм күпмилләтле Русиянең тыныч, имин киләчәге безнең һәркайсыбызга бәйле!" диелгән.

XS
SM
MD
LG