Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кораллы казаклар ваһһабиларга тиң"


Сембердә Бердәмлек көнендә демонстрация башында казаклар бара. 4 ноябрь 2013. Мөнир Насыйров фотосы
Сембердә Бердәмлек көнендә демонстрация башында казаклар бара. 4 ноябрь 2013. Мөнир Насыйров фотосы

Күзәтүчеләр Татарстанда казакларның чиркәү саклау теләген прокуратура тикшерергә тиеш, ди. Хәрби төркемнәр Спас һәм Чистай районнарындагы гыйбадәтханәләрдә кизү торачак.

Идел буе казак гаскәре атаманы Татарстанда чиркәүләрне саклау карарына кул куйган. Казак төркемнәре республикада әлегә торгызылу процессында булганга күрә, хәрәкәтнең Казан бүлеге үзенә яңа әгъзалар җыя.

Гыйбадәтханәләрдә казак шәһәр җәмгыяте башлыгы Евгений Тренинның кәгазьгә язылган мөрәҗәгате барлыкка килә башлады. Казаклар үз рәтләренә барлык теләгән православ ирләрне чакыра. Бу башлангычны Татарстан һәм Казан митрополиты Анастасий да хуплаган.

"Казаклар тарихта гел Русиядә православ дине һәм монархияне яклап чыкканнар. Большевиклар беренче булып руханиларны һәм казакларны юкка үтермәгән. Хәзер алласыз хөкүмәт бетергән традицияләрне торгызыр вакыт җитте”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

Тренин җитәкләгән оешма ел саен җәйләүләр уздыра, казакларны сугышырга өйрәтә.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф
“Бездә бит саклау эшен дәүләт кенә башкарырга хокуклы. Ә казаклар кануный төсмергә ияме соң?”, - дип гаҗәпләнә бу хәбәргә тарихчы Нурулла Гариф.

“Бу эш тикшерелергә, ә казаклар җавапка тартылырга тиеш. Гомумән, коралланган казаклар ваһһабилар кебек килеп чыга, икесе дә өстәмә кораллы төркемнәр”, - ди ул.

Русия хакимияте тарихчы чагыштыру өчен китергән ваһһабиларны беренче дошман итеп күрсә, казакларга ул шактый лояль мөнәсәбәттә. Җитмәсә, аларга төрле ярдәм күрсәтеп тора. Менә моңа бер үрнәк:

2013 елның 16 ноябрендә Самарда казакларның корылтае узды - Зур хәрби түгәрәк (Большой войсковой круг). Анда барлык Идел буе казак төркемнәре катнашты.

Катнашучыларны Русия президентының Идел буе федерал бүлгесендәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко сәламләде. “Идел буе казакларының роле шактый зур. Сез дәүләт органнарына, хөкүмәткә терәк булып торасыз. Актив хәрби-патриотик эш алып барасыз, яшь буынны тәрбиялисез, тәртип саклыйсыз”, - диде ул.

Югары вазифадагы түрәнең мондый чарада катнашуы Русия хөкүмәтенең казакларны үз файдасына куллануы турында әйтә. Җитмәсә, Бабичның урынбасары моны туры текст белән үзе дә әйтә.

Мәчетләрне, чиркәүләрне сакларга кирәкми. Кеше динне түгел, дин кешене сакларга тиеш
Тарихчы Нурулла Гариф сүзләренчә, мәчетләрне, чиркәүләрне сакларга кирәкми. Кеше динне түгел, дин кешене сакларга тиеш, ди ул. "Тагын бер күренеш - Мәскәүдә мөселманнарга мәчетләр төзетмиләр. Протест чараларында шул ук казаклар катнашкан иде. Мәчет төзүгә каршы чыгу һәм чиркәүгә ут төртү арасында уртаклык бар. Икесе дә дини хисләрне рәнҗетү, халыкларны дошманлаштыру булып тора”, - ди Гариф.

“Мин аларга чыннан да чиркәүләрне саклау мөмкинлеген бирерләр дип уйламыйм. Әгәр бер як коралланса, каршы як та коралланачак. Әгәр дәүләт үз гражданнарының хокукларын бертигез яклыйсы килә икән, дәүләт структураларыннан тыш бернинди кораллы кешеләр булырга тиеш түгел. Казаклар шауларлар да туктарлар. Казак оешмалары моменттан файдаланмакчы гына булалар. Моның белән прокуратура кызыксынырга тиеш”, дип нәтиҗә ясый тарихчы.

Казаклар Мәскәүнең Беларус вокзалында тәртип саклый
Казаклар Мәскәүнең Беларус вокзалында тәртип саклый
Татарстан прокуратурасының исә казакларның чиркәү саклау инициативасы турында хәбәре юк. “Бу хакта комментар бирә алмыйбыз”, - диде Азатлыкка прокурорның өлкән ярдәмчесе Равил Вахитов.

Сүз уңаеннан, чиркәүләрне саклау - казакларның татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудыруның беренче очрагы түгел. Быел Изге Болгар җыенына чакырылган атлы казаклар шактый каршылыклы фикерләр уяткан иде.

Чиркәү саклау эшенең ничек барачагын белер өчен Казак шәһәр җәмгыяте башлыгы Евгений Тренинга мөрәҗәгать иттек.

“Чиркәүләрне саклау - минем идея түгел. Ул югары вазифалы атаманның чиркәүләргә ут төртү очракларыннан соң биргән боерыгы. Казаклар ике районда эш итәчәкләр - Спас һәм Чистай районнарында. Эчке эшләр идарәсе белән дә иҗтимагый урыннарда тәртип саклау турында килешү инде ике ел элек төзелгән. Әлбәттә чиркәү җитәкчеләре белән дә бу мәсьәлә килештерелгән. Белгәнемчә, казакларда корал булмаячак", - дип сөйләде ул.

Татарстанда чиркәү саклау турында документ
Татарстанда чиркәү саклау турында документ
Чиркәү саклау төнге сәгатьләрдә алып барылачак. Казаклар анда кизү торачак.

“Мәчетләрдә дә каравылчылар тора бит. Ә кайбер чиркәүләрдә каравылчы тотарга акча юк. Шуңа бу эшкә казаклар җәлеп ителә”, - ди подъесаул Тренин.

Сүз уңаеннан, зыян күргән чиркәүләргә инде татар җәмәгатьчелеге ягыннан ярдәм күрсәтергә теләк белдерүчеләр булды. Мәскәү мөфтие Әльбир Крганов чиркәүләрне төзәтүгә 1 млн. сум иганә акчасы күчергән.
XS
SM
MD
LG