Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Евромайданга теләктәшлек күрсәттеләр


Казанда Евромайданга теләктәшлек күрсәттеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00

Казанда Евромайданга теләктәшлек күрсәттеләр

14 декабрьдә Казанда Украинада мәйданга чыккан халыкка теләктәшлек күрсәтеп пикет үтте. Оештыручылар украин халкының татарларга демократик хокуклар өчен көрәш үрнәге күрсәтүен белдерде.

Казанның Бауман урамында узган пикетта "Ирекле Украина, татарлар сезнең белән", "Сезнең һәм безнең ирек өчен", "Безнең дә Европада яшисе килә. Хәерчелектән туйдык", "Без украиннарның Европаны сайлавын хөрмәт итәбез", "Евромайдан, без сезнең белән", дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештырган "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу пикет белән Украинада демократиягә омтылучы халыкка теләктәшлек белдерүләрен әйтте.

"Бу якшәмбедә Украинада зур митинглар көтелә. Евромайданны көч кулланып юкка чыгармагайлары дип куркабыз. Украина халкы үзенең империядә яшәргә теләмәвен күрсәтте. Алар Европадагы кебек демократиядә яшәргә теләүләрен белдерде. Украина демократик хокуклар өчен ничек итеп көрәшергә кирәклеген күрсәтте. Алар безгә тыныч юл белән, мәйданнарга чыгып, көч кулланмыйча үз хокуклары өчен көрәшүнең бик яхшы үрнәген бирде.

Украинаның Европа Берлегенә кушылуы, украиннарга беренче чиратта демократия һәм хокук өстенлеге бирә. Ягъни демократик илдә көч куллану, канунсызлыклар аз булачак. Икенче чиратта кешеләр хәерчелектән чыгып, Европадагыча яши башлаячак. Без дә хәерчелектән туйдык, безгә дә Европадагыча яшәү кирәк. Без бүген бу пикетка шуның өчен чыктык", дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Пикет тыныч үтте. Вакыт-вакыт урыслар пикетчылар янына килеп үз ризасызлыкларын күрсәтергә тырышсалар да, бәхәсләр зурга китмәде.
XS
SM
MD
LG