Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда милли оешмалар искечә Яңа елны ярышып каршы алды


Бәйрәмгә милли киемнәрдә килүчеләр күп иде
Бәйрәмгә милли киемнәрдә килүчеләр күп иде

Ижауда милли сәясәт министрлыгы милли оешмалар белән искечә Яңа елны каршы алу кичәсен оештыруны гадәткә кертте. Быелгы бәйрәм, Русиядә Олимпия уеннары узуын исәпкә алып, спорт ярышлары рәвешендә уздырылды.

Элек бу бәйрәмгә Удмуртиянең башкаласыннан милли оешмалар гына катнашса, соңгы елларда республика төбәкләреннән, хәтта Кама елгасының аръягында (Башкортстанда) гомер итүче удмуртларны да чакыралар.

Быелгы бәйрәмне оештыручылар Русиядә Олимпия уеннары узуын исәпкә алып, аны спорт ярышлары рәвешендә уздырды. Ике төркемгә төрле милли оешма вәкилләрен туплап, уеннар, ярышлар оештырдылар. Аларга төрле халыкларның уеннары кертелгән иде. Ярышлар бик дәртле узды.

Бриллиант Абдрахманова ярышта катнаша
Бриллиант Абдрахманова ярышта катнаша
​“Олимпийцы” дип аталган командада татар оешмаларыннан Бриллиант Абдрахманова, Ринат Фәйзуллин катнаштылар. Бриллиант Абдрахманова әйтүенчә, ул шушындый милли сәясәт министрлыгы оештырган кичәдә әле беренче генә катнашуы икән, әмма бик дәртләнеп һәр ярышта катнашкан, уеннар арасында төрле милли оешма вәкилләре белән танышкан, кызыксынып аларның милли киемнәрен караган. Милли оешма вәкилләрен киләчәктә үзе җитәкчелек иткән балалар бакчасына очрашуларга чакырырга нияте булуын җиткерде Бриллиант ханым. Татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова уеннарда катнашучыларга җан атып кына утырмады. Милли уеннар төрләрен хәтта язып та барды. Мәктәптә балалар белән шушындый кичәләрдә уйнарга теләген белдерде.

Кыш бабайлар
Кыш бабайлар
Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов бәйрәмнең яшьләрчә җитез алып барылуын, традицион булмавын билгеләде. Спорт яңалыклары, Олимпия уенарына кагылышлы сорауларга күмәкләшеп җаваплар эзләве дә аңа ошаган. Милләттәшләребезнең залда күп булуы да, башка милли оешмалар белән очрашып, өстәмә мәгълүмат туплау, бер-беребезнең хәлен белү өчен бик җайлы җыелыш икәнен җиткерде Фнүн Мирзаянов.

Олимпия уеннары елын исәпкә алып, залда спортчылар символик рәвештә булса да ут яндырды. Бу да җыелган халык күңелендә күтәренке хисләр тудырды. Олимпия уеннарының төп максатының берсе – бер-береңне хөрмәт итү булса, залда җыелган милли оешма вәкилләренең дә бер-берсенә хөрмәт күрсәтү булып торды. Сәхнәдән утыздан артык милли оешмаларның Кыш бабайлары үз туган телендә Яңа ел белән котлавы да әлеге дуслыкның бер дәлиле булды дияргә мөмкин.

Ярышта катнашучылар
Ярышта катнашучылар
Концерт программасында да төрледән-төрле милли җырлар, биюләр кертелгән иде. Һәр чыгыш залда көчле алкышларга күмелде, җитезләре кушылып биеде, җырлады. Кичә чәйле өстәл артында тәмамланды. Һәр оешма үзләренең милли ризыкларын әзерләп килгән иде. Халык үзбәк плавын да яратып ашады, татарларның чәк-чәге белән дә сыйланды.
XS
SM
MD
LG