Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Думага тәкъдим ителгән канун өлгесе Русиядәге вакыт зоналарын арттыруны күздә тота. Нәтиҗәдә Уфа һәм Казандагы вакыт аермасы бер сәгать кенә булырга мөмкин.

Татарстан белән Башкортстан арасындагы ике сәгатьлек вакыт аермасы киләсе көздән бер сәгатькә генә калырга мөмкин. Русия дәүләт думасындагы Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников җитәкчелегендәге депутатлар төркеме тәкъдим иткән җәйге вакытка күчү турында канун өлгесе Русиядә вакыт зоналарын унга җиткерүне күздә тота. Хәзергә Русиядә вакыт зоналары сигезгә бүленгән.

Хәзер Татарстаннан соң Башкортстан ягына күчкәндә вакыт зонасы кисәк ике сәгатькә сикерсә, яңа канун өлгесе Башкортстан, Коми, Пермь краен һәм Оренбур өлкәсен үз эченә алган яңа бер вакыт зонасы булдыруны күздә тота һәм ул зонада вакыт Казандагыдан бер сәгатькә генә аерылачак. Дума бу тәкъдимне хуплаган очракта, үзгәрешләр шушы елның 26 октябреннән гамәлгә керергә тиеш.


Башкортстанның "Шаран киңлекләре" газеты баш мөхәррир урынбасары Фаил Әхмәтшин фикеренчә, вакыт аермасының бер сәгатькә кимүе Татарстан белән Башкортстан халыкларының үзара аралашуына уңай тәэсир итәчәк.

"Безнең күршедә генә Татарстанның Ютазы, Баулы районнары. Без аларга барып йөрибез. Ике сәгать аерма бу аралашуга кыенлыклар тудыра. Аерма бер сәгатькә калса, яхшырак булыр иде, дип уйлыйм. Вакыт аермасының зур булуы кичке тапшыруларны карауны да кыенлаштыра. Ул тапшырулар эфирга чыкканда бездә инде йокларга вакыт җиткән була. Кышын бездә иртәнге унберенче яртыда гына яктыра. Сәгать тугызда дөм караңгыда эшкә барабыз. Икенче яктан карасаң, кичен өйдәге эшләрне эшләү өчен якты вакыт күбрәк кала. Вакыт аермасының бер сәгатькә калуы Татарстан белән якынаю өчен уңай булачак. Безгә Татарстан белән бергә булу кирәк. Тарихи яктан караганда, без бит бер милләт, бер дәүләт, бер республика булырга тиеш. Безне бит махсус рәвештә генә аерганнар", диде Азатлыкка Фаил Әхмәтшин.

Башкорстанга күрше Актаныш районында чыгучы "Актаныш таңнары" газеты баш мөхәррире Илназ Хөҗҗәтов та вакыт аермасын киметү тәкъдимен хуплады. Актаныштан Казанга 360 чакрым булса, Уфа 180 чакрымда гына һәм Башкотстанның көнбатышында яшәүче татарлар белән бу төбәкнең бәйләнешләре шактый.

"Башкортстандагы күрше районнар белән аерма хәзергечә ике сәгать түгел, бер сәгатькә калса, дөреслеккә ныграк туры килер иде, дип исәплим. Аралашу өчен уңайрак булачак. Башкортстан ягында туганнар да күп. Шалтыратыйммы, юкмы дип уйлап торасың кичен. Сәгатькә карыйсың да, аларда инде төн, йоклаганнардыр инде дип телефоннан шалтыратмаска буласың, бер караганда. Ә икенче яктан караганда, җәй көне бездә ун, унберенче яртыда караңгы төшкәндә аларда төнге беренче ярты була. Андый яктыда йокларга да ятасы килми, әмма эшкә бару өчен иртән торырга да кирәк була. Бер өйрәнгәч, бәлки, үзләренә уңайлыдыр, әмма ике сәгать аерма күбрәк дип исәплим. Иртән балаларның мәктәпкә юлда караңгыда баруы да бик куркыныч. Башкортстан белән Оренбур өлкәләре көнчыгышка таба да нык җәелгән. Алар өчен Мәскәүдәге вакыт та дөрес булмас иде. Әмма ике сәгать аерма да бик зур. Бер сәгать аерма таман гына булыр дип саныйм", диде Илназ Хөҗҗәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG