Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия файдасына шымчылык өчен 30 ел төрмә бирелде


Американың Вирҗиния штатындагы федераль мәхкәмә карары белән американ хәрби диңгез көчләре гаскәрие Роберт Һоффман Русия файдасына шымчылык кылу омтылышында гаепләнеп 30 ел төрмәгә хөкем ителде.

Су асты көймәләрендә шифр остасы булган Һоффман 2012 елда мәгълүматне Русия күзләү хезмәткәрләренә тапшыру омтылышында кулга алынган. Бу мәгълүматне ул үзләрен Русия вәкилләре дип таныткан АКШның Федераль тикшерү бюросы хезмәткәрләренә тапшырган. Узган елның августында аңа шпионлыкта гаепләү белдерелде. Һоффманның 2011 елда Беларуста өч ай яшәп кайтканыннан соң аннан шикләнеп күзәтә башлаганнар.

Һоффман гаебен кире какты, үзенең бу гамәле белән ул бары тик үз иленә файда китерергә теләгәнен белдерде. Мәхкәмәдә Һоффман ФБРны "шпионнарга яу оештыруда" һәм үзенең хокукларының бозуда гаепләде.
XS
SM
MD
LG