Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИда һәр вакыт бүлгесе өчен аерым сораулык әзерләнәчәк


Русиядә быел БДИ (ЕГЭ) биргәндә күчерү мөмкинлеген киметү өчен һәр вакыт бүлгесе өчен аерым сораулыклар әзерләнәчәк.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе әнә шундый карарга килгән.

Мәгариф түрәләре фикеренчә, Владивостокта имтихан биргәннәр сынау җавапларын интернетка куйса да аны башка вакыт бүлгесендә имтихан бирүчеләр, мисал өчен казаннар, куллана алмаячак.

Сорауларны да фельдегер хезмәте имтихан башланыр алдыннан гына китерәчәк. Шулай ук имтихан барган һәр аудиториягә ике видеокамера да урнаштырылачак, дип яза “Коммерсантъ”.

Узган елгы БДИ гаугалы булды. Биремнәр алдан ук интернетка куелды, ә күзәтүчеләр күпләгән таләп бозу очракларын теркәде. Әнә шул сәбәпле Рособрнадзор башлыгы Иван Муравьев эшеннән китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG