Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда интернетны контрольгә алуга каршылар куып таратылды


Төркия полициясе шимбә кичендә соң гына Истанбул үзәгенә җыелган меңләгән демонстрантны яшьләндергеч газ һәм суаткычлар кулланып куып таратты.

Чарада катнашучылар премьер Рәҗәп Эрдоган хөкүмәтенең илдә интернетка контрольне көчәйтү кагыйдәләренә каршы чыкты. Полиция куып тараткач демонстрантлар Таксим мәйданына күчте. Алар Истикләл урамында баррикадалар корды, чүп савытларын яндырды.

Төркия президенты Абдулла Гүл сишәмбе көнне мәхкәмә карарына кадәр үк веб-сайтларны ябу карары имзалаган иде. Протестчылар Әнкара һәм Измирдә дә каршылык чаралары оештырырга җыена.
XS
SM
MD
LG